Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда урманчы династиясен Наил Шәрәфетдинов дәвам итә

    Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга тиеш, диләр. 37 ел гомерен урманчы һөнәренә багышлаган Наил Шәрәфетдиновның утырткан агачлары 4 мең гектардан артып китә, ә үз кулы, осталыгы белән төзегән йортларының саны дистәгә җитә. Район үзәге - Мөслимдә туган Наил кечкенәдән үк туган җиренең ямен-тәмен тоеп, табигать баласы булып үсә....

    Кеше үз гомерендә агач утыртырга, йорт салырга тиеш, диләр. 37 ел гомерен урманчы һөнәренә багышлаган Наил Шәрәфетдиновның утырткан агачлары 4 мең гектардан артып китә, ә үз кулы, осталыгы белән төзегән йортларының саны дистәгә җитә.

    Район үзәге - Мөслимдә туган Наил кечкенәдән үк туган җиренең ямен-тәмен тоеп, табигать баласы булып үсә. Шуңа да урта мәктәпне тәмамлаганда нинди һөнәр сайларга дип аптырап тормый, абыйсы Рөстәм эзеннән Йошкар-Ола дәүләт политехника институтына урман хуҗалыгы инженеры белгечлеге буенча укырга керә.

    - Монда, билгеле, урманчы ярдәмчесе булып эшләүче Наилә җиңгәчәмнең дә роле зур. Ул мине кечкенәдән үк ат арбасына утыртып, урманга ияртеп йөрде, - ди ул балачак елларын искә алып.

    Диплом алып, армиядә хезмәт иткәннән соң, 1978 елның июнендә Азнакай урман хужалыгында эшли башлый һәм гомере буе яраткан хезмәтендә кала.

    Әйе, урман, агач үсентесе - тормыш, нәсел, гаилә һәм зирәклек билгесе бит ул. Директорлары Степан Гурьянов Наилнең остазы була. Аның бай тәҗрибәсен өйрәнеп, 22 ел дәвамында бергә-бергә урманнарны яшәртү, көчле яшь үсентеләрне утыртып, тәрбияләп үстерү һәм мәйданнарын киңәйтү, урман полосалары утырту, дару үләннәре җыю кебек бик күп эшләр башкарыла. Н.Шәрәфетдинов фидакарь хезмәте өчен урманны саклау инженерыннан баш инженер - директор урынбасары дәрәҗәсенә кадәр күтәрелә. Бай тәҗрибәле, тынгысыз белгеч Сарман районының Карамалы урманчылыгында да эшләп ала. Ә 2004 елдан аны Чатыртау урманчылыгын җитәкләргә күчерәләр. Ул монда тәҗрибәле директор Әлфир Галимов белән хуҗалыкны торгызуга зур көч куя.

    Шәрәфетдиновлар гаиләсе - урманчылар династиясе. Аның бабасы, әтисе дә әлеге һөнәр ияләре. Кызлары да урманчы - мастер булып эшли. Уллары Вил югары белемле нефтьче. Урманчы бабай 4 оныгын да үзенең дәвамчысы итеп үстерә.

    Ә тормыш иптәше Альмира бар гомерен сәламәтлек сагына багышлый. Ул "Җәлилнефть" идарәсендә сәламәтлек саклау пункты мөдире булып эшли.

    Наил Шәрәфетдинов узган елларына күз сала да, уйлап куя: "Тормышын яңадан башласа, кайсы һөнәрне сайлар иде икән?" Әлбәттә, урманчы һөнәрен сайлаячак ул. Үз эшен шулай яратып, белеп башкармаса, Татарстан гына түгел, Россия Урман хуҗалыгы министрлыкларының югары бүләкләренә лаек була алыр иде микән? Урманның гүзәллегенә сокланып, аннан үзенә көч һәм илһам алып яши ул.

    Әсгать СӘГЫТДИНОВ

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: