Азнакайда урак алдынгыларына сертификатлар тапшырыла
Урып-җыюда яхшы күрсәткечләргә ирешкән комбайнчыларга акчалата сертификатлар тапшыру традициясе дәвам итә.
Әйтергә кирәк, мондый бүләк игенчеләргә генә түгел, ашлык ташучы машина йөртүчеләргә, ындыр табагында эшләүчеләргә, пешекчеләргә дә бирелә. Быелгы урак чорында 235 мең сумга 312 шундый сертификат тапшырылган.
Сертификат тапшыру тантанасының чираттагысы “Закирова Л.Ә.” крестьян-фермерлык хуҗалыгында булды. Биредә комбайнчыларга, ашлык ташучыларга, ындыр табагы хезмәткәрләренә, пешекчеләргә дистәдән артык акчалата сертификат тапшырылды.
“Юлдаш” агитбригадасының берсеннән-берсе моңлы җырлары да авыл хезмәтчәннәренең күңеленә хуш килде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев