Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Uen Fest» фестивале кысаларында татар халык уеннары үткәрделәр

«Мәдәни үзәк» белгечләре Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында татар халык уеннары үткәрделәр.

6 август көнне «Uen Fest» фестивале кысаларында Азнакай муниципаль районы «Мәдәни үзәк» муниципаль бюджет учреждениясе белгечләре Азнакай шәһәренең 21 нче «Сандугач» балалар бакчасында татар халык уеннары үткәрделәр.

Балалар татар халкы сәнгате, татар уеннары төрләре белән таныштылар. Алар «Түбәтәй уены», «Утыр, утыр, Мәликә», «Кабыргалы - тамчылы» халык уеннарын, төрле төстәге тасмалар белән уеннар уйнадылар.

Балалар өчен халык уеннары педагогик яктан кыйммәт һәм акыл, характер, ихтыяр тәрбиясенә зур йогынты ясый. Әхлакый һәм физик яктан үстерәләр, билгеле бер рухи кәеф, халык иҗатына кызыксыну тудыралар.

«Сандугач» балалар бакчасында тәрбияләнүчеләр бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф алдылар!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев