Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда "Уңайлы мохит" уңай бара

    Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Кул-аякларыбыз йөреп торганда, үзебезне сау-сәламәт хис иткәндә без физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлыклар булу-булмавын бик уйлап тормыйбыз, "Ходай язмасын!", диюдән узмыйбыз. Ә бит аларга хәр хәрәкәт бик зур тырышлык, ихтыяр көче белән бирелә. Әле ярый хөкүмәт соңгы вакытта йөз белән борылып, инвалидларга гади...

    Кеше хәлен кеше белми, үз башына төшмәсә, диләр. Кул-аякларыбыз йөреп торганда, үзебезне сау-сәламәт хис иткәндә без физик мөмкинлекләре чикләнгәннәргә уңайлыклар булу-булмавын бик уйлап тормыйбыз, "Ходай язмасын!", диюдән узмыйбыз.

    Ә бит аларга хәр хәрәкәт бик зур тырышлык, ихтыяр көче белән бирелә. Әле ярый хөкүмәт соңгы вакытта йөз белән борылып, инвалидларга гади генә уңайлыклар булса да тудыру турында кайгырта башлады. Шуларның берсе - 2011-2015 елларга кабул ителгән "Уңайлы мохит" программасы.

    ФОТОРЕПОРТАЖ

    Татарстан, мәгълүм булганча, узган елның мартында, Саратов һәм Тверь өлкәләре белән берлектә, федераль үзәкнең "Уңайлы мохит"- 2011-2015" дәүләт программасына кертелгән иде. Пилот проекты социаль инфраструктура һәм бүтән биналарга һәм объектларга кергәндә инвалидлар өчен уңайлы шартлар тудыруны һәм аларга хезмәт күрсәтүне яхшыртуны күздә тота.


    "Уңайлы мохит" программасын тормышка ашыру юнәлешендә җирлегебездә киңкырлы эш башланды. Иң әүвәл бу нәүбәттән район башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары Рәмис Ханнанов җитәкчелегендә эшче төркем төзелде. Аның составында архитектура һәм инфраструктура үсеше бүлеге, соиаль яклау бүлеге белгечләре, торак-коммуналь өлкәсе, физик мөмкинлекләре чикләнгән категория белән эшләүче учреждениеләр, подрядчы оешмалар җитәкчеләре. Эшче төркем программаның үтәлешен контрольдә тота, тикшерүләр үткәрә, җитешсезлекләрне барлап, аларны төзәтүне тәэмин итә.

    Чираттагы рейдта физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребез яшәгән йортлардагы пандусларның торышы тикшерелде. Нахимов урамындагы 2 нче йорт подъезды янәшәсендәге билге әллә каян биредә инвалид кеше яшәвен, машинада үтеп-сүтеп йөргәндә игътибарлы булырга кирәклеген искәртә. Пандус иркен, әле күптән түгел генә эшләнгәнлектән, яңа булып балкып тора. Солтангалиев урамындагы 8 нче йортта да ул төзек. Өске катка менү өчен күтәреп куймалы пандус башкаларга үтеп йөрергә комачаумаслык итеп диварга беркетелгән. Креслода утыручыны йөртүчегә әллә ни көч куясы юк, пружинада булганлыктан, пандус җиңел төшерелә. Ә менә Нефтьчеләр урамындагы 36 нчы йортта подъезд төбендәге баскычның ташы купкан, ремонт сорала. Солтангалиев урамындагы 29, Болгар урамындагы 36 нчы йортларда физик мөмкинлекләре чикләнгән шәһәрдәшләребезгә менү-төшү өчен уңайлыклар тудырылган, пандуслар алар яшәгән катларга кадәр тиешенчә эшләнгән.

    Хәсәнов урамындагы 20, 18 нче йортларда биредә яшәүчеләрнең теләген искә алып, конструкциягә кайбер үзгәрешләр дә кертелгән. Гагарин урамындагы 15, 21, 25 йортларда да пандусларның бүгенге халәте канәгатьләнерлек, зар-моң белдерүче юк. Күпкатлы йортларда яшәүче кресло белән менеп-төшеп йөрүдә уңайлыкларга хаҗәте булган барлык шәһәрдәшләрнең дә гозере канәгатьләндерелгән, бу мәсьәләдә аларның һәркайсы белән күрешеп сөйләшенгән. Шул рәвешле, башта 13 подъездга күздә тотылган пандуслар тора-бара 25кә әйләнгән. Алар беренче каттан башлап, инвалид яшәгән бишенче катларга кадәр таләпләр нигезендә эшләнгән. Гагарин урамындагы 21 нче йортта да ул йортның иң соңгы - бишенче катын кадәр күтәрелгән, әмма подъезд төбе уңайсызрак, биредә коляска белән кереп-чыгу урынын тигезлисе бар.

    - Кышын урамга бик чыгып йөрмәсәк тә, җәй барыбер үзенекен итә, саф һавада күбрәк буласы килә, - ди Айрат Еникеев. - Дусларыма элек пандуслар куелганчы колясканы күтәреп чыгарга туры килә иде, хәзер уңайлы, чыгасы килгәндә күршеләр генә дә ярдәм итә ала.

    Пандуслар куелган йортларга чакыру сигналлары урнаштыруны да уйлаганнар. Кул белән тотыну өчен култыксалар булуы да әйбәт. Шунсын әйтергә кирәк, бу уңайлы эшләнмәләрне хәзер инде саклап тоту ягын да карарга кирәк. Кышын-язын подъезд төбендәге бозны ватканда таш плитәләргә зыян килә, монда инде җыештыручыларның сак булуы сорала. Бер яктан төзеп, икенче яктан ватып бару бер дә яхшы түгел.

    2 миллион сумга төшкән пандусларны подрядчы оешма - "Нефтестроймонтаж" эшләгән. Бүгенге көндә алар шәһәрнең 2 нче гомумбелем бирү мәктәбендә бу юнәлештә эшне дәвам итә. Белем бирү учреждениеләрендә тудырылучы уңайлы мохит барышы белән алдагы саннарыбызның берсендә танышырбыз.

    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: