Реклама
Азнакай ЗАГС бүлегендә никах һәм аерылышуларны теркәү 2020 елның 1 июненә кадәр кичектерелә.
Апрель, май айларына билгеләнгән теркәлүләр 1 июньнән соң вакытка күчерелә (әлбәттә, кияү һәм кәләш белән килешү нигезендә).
Бала туган һәм кеше вафат булган очракта, дәүләт теркәве 7-25-19 телефоны аша алдан язылу нигезендә башкарыла.
Гражданнар ЗАГС бүлеге белегечләреннән консультацияне сишәмбе, чәршәмбе һәм җомга көннәрендә 7-25-19 телефоны аша ала алалар.
Фото: https://pixabay.com
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз