Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда тугызынчы дистәсен түгәрәкләүчеләр сафы арта

    Районыбызда тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән тыл ветераннары сафына Мөслимә апа Вәлиева да кушылды. Аны олуг бәйрәме белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Флера Миндубаева белән бергәләп бардык. Иңнәренә ак шәл бөркәп, истәлекле бүләкләрне һәм район җитәкчелегенең җылы теләкләрен җиткергәндә, ветеранның күзләренә яшьләр эленде. Алар буынына тормышның иң авыр, катлаулы чоры...

    Районыбызда тугызынчы дистәсен түгәрәкләгән тыл ветераннары сафына Мөслимә апа Вәлиева да кушылды. Аны олуг бәйрәме белән тәбрикләргә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Флера Миндубаева белән бергәләп бардык. Иңнәренә ак шәл бөркәп, истәлекле бүләкләрне һәм район җитәкчелегенең җылы теләкләрен җиткергәндә, ветеранның күзләренә яшьләр эленде.

    Алар буынына тормышның иң авыр, катлаулы чоры туры килгән. Мөслимә апаның хезмәт юлы Азнакай 1 нче урта мәктәбендә секретарь булып башлана. Аннан соң бистә Советында ун еллап секретарь була. Соңыннан лаеклы ялга чыкканчы дәүләт банкында бухгалтер булып хезмәт итә, тырышлыгын бәяләп, күп санлы Мактау грамоталары белән бүләкләнә.

    Бүгенге көндә ул кызы Галия һәм кияве Фәниснең тәрбиясендә, берсеннән-берсе сөйкемле һәм кадерле онык-оныкчыкларына куанып, матур гомер кичерә.

    Рәмилә Әхмәтова, 5 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: