Азнакайда «Тәрбия мәктәбе» технологиясе буенча дәрес узды
2020 елның 12 февралендә Азнакай «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә «тәрбия бирү мәктәбе» технологиясе буенча дәрес үткәрелде.
Дәрескә социаль хезмәткәрләр, шәфкать туташы, өйдә карау белән шөгыльләнүче гражданнар (сиделкалар) чакырылган иде. Дәресне шәфкать туташы Бадертдинова Р. М. уздырды.
План буенча лекция темасы психик авырулар булган кешеләрне, шул исәптән картлык деменцияле кешелэрне карау үзенчәлекләренә багышланган иде. Лекция ахырында тыңлаучылар картлык деменциясен чын билгеләреннән гадәти онытылучанлыктан аерырга өйрәнделәр, үзләрен кызыксындырган сорауларга җаваплар алдылар.
Социаль эш буенча белгеч Галиева А. А
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев