Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда «Трактор-Прицеп» профилактик операциясе тәмамланды

    Техосмотр үтмәгән үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм прицеплар күп очракта, тиешле таләпләрне бозып, эксплуатацияләнә һәм чамадан тыш куркынычлык чыганагы булып торалар. Юл һәлакәте, бәхетсезлек очракларының күбесе куркынычсыз эксплуатация таләпләренә туры килмәгән техника белән була. Бу юнәлештә контрольне көчәйтү максатыннан районның ЮХИДИ һәм ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлекчәләре 9 июньнән 30...

    Техосмотр үтмәгән үзйөрешле машиналар, тракторлар һәм прицеплар күп очракта, тиешле таләпләрне бозып, эксплуатацияләнә һәм чамадан тыш куркынычлык чыганагы булып торалар.

    Юл һәлакәте, бәхетсезлек очракларының күбесе куркынычсыз эксплуатация таләпләренә туры килмәгән техника белән була.

    Бу юнәлештә контрольне көчәйтү максатыннан районның ЮХИДИ һәм ТР буенча Дәүләт техник күзәтчелеге бүлекчәләре 9 июньнән 30 июньгә кадәр «Трактор-Прицеп» операциясе уздырды.

    Рейдлар вакытында 32 данә техника тикшерелеп, хокук бозучыларга 3 беркетмә төзелгән, 11 кисәтү ясалган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: