Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда торак-коммуналь хезмәтләр өчен бурыч 50 миллион сумнан арткан

    Бер ел элек районда торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча махсус комиссия оешты. Аның чираттагы утырышы пәнҗешәмбе көнне узды. Утырышта ТСЖ, суд приставы, "ЕРЦ-Азнакай» ҖЧҖ, "Азнакай муниципаль районын төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты" МУП хезмәткәрләре катнашты. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов утырышны ачып, коммуналь чыгымнар өчен...

    Бер ел элек районда торак-коммуналь хезмәтләргә халыктан җыелган әҗәтләрне түләтү буенча махсус комиссия оешты. Аның чираттагы утырышы пәнҗешәмбе көнне узды.

    Утырышта ТСЖ, суд приставы, "ЕРЦ-Азнакай» ҖЧҖ, "Азнакай муниципаль районын төзекләндерү һәм торак-коммуналь хуҗалыгы Департаменты" МУП хезмәткәрләре катнашты. Азнакай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов утырышны ачып, коммуналь чыгымнар өчен вакытында түләмәүчеләрнең хезмәт күрсәтүче оешма, предприятиеләр эшчәнлегендә зур авырлыклар тудыруын билгеләп үтте.

    - Газын, утын, суын, җылысын бирми башласалар нәрсә булыр соң? - диде ул әҗәтлеләргә мөрәҗәгать итеп. - Без бит бөтен район халкын авыр хәлгә куябыз, мәсьәләгә җитди карарга кирәк. Тормыш булгач, төрле хәлләр була. Кайберләрегезгә ярдәм кирәктер. Бүген бөтен сәбәпләрне дә ачыклап, мәсьәләне уртага салып хәл итик.

    Район буенча җыелган бурыч 50 млн сумнан артып китә. Арада 100-300әр меңлек әҗәтләре җыелган кешеләр дә бар икән.

    Комиссия утырышы барышында эшләп торып, яхшы хезмәт хакы алып та, коммуналь хезмәтләргә түләмәүчеләр барын күрәсең. Машина алырга, йорт салырга акча бар, ә фатир өчен түләргә юк. Әҗәтлеләр арасында берничә фатиры булганнар да бар. Битарафлыкмы, җавапсызлыкмы бу?

    Әлбәттә, арада чыннан да бик авыр хәлдә калучылар бар. Комиссия андыйларга ничек тә булса ярдәм итү чараларын эзли. Бик күпләр халыкка социаль хезмәт күрсәтү идарәсе аша субсиядияләр һәм башка яклау чаралары барлыгын, түли алмаган очракта да, бердәм исәп-хисап үзәгенә күрсәткечләрне биреп барырга кирәклеген дә белеп бетермиләр.

    Кагыйдәләрне белеп тору, чыгымнарны киметергә дә ярдәм итәр иде. Комиссиянең максаты җәза бирү, мәҗбүр итү түгел, ә бәлки килеп туган хәлнең сәбәбен ачыклап, аны чишү юлларын эзләү, кирәк булганда мөмкинлектән чыгып ярдәм күрсәтү.

    Әлеге утырышта да шулай булды. Бирегә әҗәтлеләрнең хезмәт урыны җитәкчеләре дә чакырулы иде. Алар да мәсьәләдән чыгу юлларын эзлиләр. Әнә берсе хезмәткәрен акчалырак вазифага күчерергә вәгъдә итте. Шулай бергәләп уйлашканда, чишелмәстәй проблема юк ул.

    Әмма кайберәүләрнең аңларга теләмәве, санлашмавы, халыкча әйткәндә "ашка таш белән" җавап бирүе аптырашта калдыра. Әнә бер ханымга, ТСЖ җитәкчесе эш тәкъдим итә. Аракысын эчми генә, әйбәт кенә эшләп йөрсә, әҗәтләрен түләргә мөмкинлеге бар. Эшләми-тырышмый гына җиңел яшәп тормыш итеп булмый шул ул.

    Икенчесенең йорты янгач, ярдәм максатыннан, бүлмә биргәннәр. Ә ул коммуналь хезмәтләр өчен түләп, рәхмәт әйтеп яшисе урынга: "Казанга, Мәскәүгә кадәр язам", - дип пыр тузып чыгып китте.

    Шунысы аңлашылмый: син кулланган су, җылы, ут өчен кем түләргә тиеш соң? Әҗәтләреңне түләмичә күпме генә сузып килсәң дә, син кулланган хезмәтләр өчен беркем дә түләмәячәк һәм, иртәме-соңмы, аны барыбер кайтарырга туры киләчәк, я булмаса суд органнары аша тиешле чаралар күреләчәк бит.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: