Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда төнлә урамда йөргән бала өчен ата–анасы җавап тотачак

    Тиешле закончалыклар нигезендә әти-әниләр үзләренең балаларын тәрбияләүдә зур җаваплылык тоталар. Алар баланың сәламәтлеге, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында даими кайгыртучанлык күрсәтергә тиешләр. Әлеге закончалыклар сакланмаган очракта әти-әниләргә кисәтү, административ штраф салынырга мөмкин. Әти-әниләр, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче педагоглар, мәгариф, сәламәтлек, социаль хезмәт күрсәтүчеләр балаларга аеруча каты мөнәсәбәт булганда, РФ...

    Тиешле закончалыклар нигезендә әти-әниләр үзләренең балаларын тәрбияләүдә зур җаваплылык тоталар. Алар баланың сәламәтлеге, физик, рухи һәм әхлакый үсеше турында даими кайгыртучанлык күрсәтергә тиешләр.


    Әлеге закончалыклар сакланмаган очракта әти-әниләргә кисәтү, административ штраф салынырга мөмкин. Әти-әниләр, балалар тәрбияләү белән шөгыльләнүче педагоглар, мәгариф, сәламәтлек, социаль хезмәт күрсәтүчеләр балаларга аеруча каты мөнәсәбәт булганда, РФ Җинаять кодексының 156 нчы маддәсе буенча җавапка тартылалар.


    Моннан кала, Татарстан Республикасының мәгълүм карары нигезендә, балигъ булмаган балаларга төнге вакытта (1 сентябрьдән 31 майга кадәр 22.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр һәм 1 июньнән 31 августка кадәр 23.00 сәгатьтән 6.00 сәгатькә кадәр) әти-әниләре, яки аларны алыштыручы өлкән кешеләрдән башка җәмәгать урыннарында, урам, парк, сквер, гомуми кулланылыштагы транспортта, вокзал, аэропортларда йөрү тыела.

    Күпкатлы йорт территорияләре, шул исәптән балалар һәм спорт мәйданнары, сулыклар сәүдә нокталары, сыра, спиртлы эчемлекләр сатыла торган ял урыннары да шундый җәмәгать урыннарына керә.


    Әлеге закон таләпләре сакланмаган очракта, гражданнарга 500 сумнан 1 мең сумга, җаваплы кешеләргә - 3 меңнән 5 меңгә, юридик затларга 15 меңнән 20 меңгә кадәр штраф каралган. Мондый тәртипсезлекләр кабатланган очракта штраф күләме гражданнарга - 2 мең, җаваплы кешеләргә - 15 мең, юридик затларга 50 мең сумга кадәр артырга мөмкин.


    Закончалыклар катгый булса да, балаларыбызның иминлеге һәммәбез өчен кирәк.

    ФОТО

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: