Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда тәмәке сату закончалыгы бозылган

    Мәктәпләрдә укулар башланды. Арада бер-берсеннән күреп, тәмәкедән авыз итеп карарга теләгән балалар да була. Биредә гомумбелем учреждениеләре янында тәмәке сатмау да зур әһәмияткә ия. Азнакай шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, кызганычка каршы шәһәребездә андый күренешләр дә бар. Мәгълүм булганча, тиешле закончалыклар нигезендә тәмәке продукциясен сату гомумбелем учреждениеләреннән 100 метр читтә...

    Мәктәпләрдә укулар башланды. Арада бер-берсеннән күреп, тәмәкедән авыз итеп карарга теләгән балалар да була. Биредә гомумбелем учреждениеләре янында тәмәке сатмау да зур әһәмияткә ия. Азнакай шәһәр прокуратурасы үткәргән тикшерүләрдән күренгәнчә, кызганычка каршы шәһәребездә андый күренешләр дә бар.

    Мәгълүм булганча, тиешле закончалыклар нигезендә тәмәке продукциясен сату гомумбелем учреждениеләреннән 100 метр читтә генә рөхсәт ителә. Тикшерү барышында әлеге сәүдә объектлары хуҗаларына закончалык бозу очракларын бетерү турында тәкъдимнәр кертелде, административ эш кузгатылды. Балалар сәламәтлеге хисабына беркайчан да баеп булмый. Шуны онытмыйк!



    Азнакай шәһәр прокуратурасы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: