Азнакайда тиздән фонтан «җырлап» җибәрер
Табигатьтә чын-чынлап яз хакимлек итә.
Көннәр дә җылыткач, күңелләр күтәрелеп китте. Шәһәребез кыш буе җыелган чүп-чардан чистарына, матурлана. Азнакайлыларның яраткан ял урыны – үзәк фонтан янында да эш кайный. Яшелләндерү һәм төзекләндерү буенча күптармаклы производство предприятиесе хезмәткәрләре аны чистарту белән мәшгульләр. Тиздән төсле утлары белән балкып, ак күбекле суларын биеккә чөеп, фонтаныбыз “җырлап” җибәрер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев