Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда терлекләр арасында котыру чире үсә

    Азнакайда котыру чире буенча эпизоотик хәл торышының имин түгеллеге инде берничә ел дәвамында күзәтелә. Чирнең төп чыганагы - табигатьтә әлеге вирусны төп таратучылар - төлкеләрнең елдан-ел арта баруы. Терлекләр арасында әлеге авыру үсә. 2012 елда лабораториядә расланган шундый 18 очрак теркәлсә, быелның 8 аенда алар инде 15кә җиткән. Кешеләр арасында...

    Азнакайда котыру чире буенча эпизоотик хәл торышының имин түгеллеге инде берничә ел дәвамында күзәтелә.

    Чирнең төп чыганагы - табигатьтә әлеге вирусны төп таратучылар - төлкеләрнең елдан-ел арта баруы.

    Терлекләр арасында әлеге авыру үсә.

    2012 елда лабораториядә расланган шундый 18 очрак теркәлсә, быелның 8 аенда алар инде 15кә җиткән.

    Кешеләр арасында да җанвар, терлекләрдән зыян күрүчеләр (8 айда - 222) шактый.

    Анализ күрсәткәнчә, аларның 60 проценты йорт хайваннарын, эт-песиләрне асрау кагыйдәләрен сакламау нәтиҗәсендә зыян күрә.

    Предприятиеләр, автостоянкалардагы каравыл этләре белән дә бик сак булу кирәк.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: