Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда “Татарстан чаңгы юллары” ярышлары узды

    Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч. Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәламәтлегеңне ныгытырга була. Шәһәрнең чаңгы базасында узган "Татарстан чаңгы юллары" ярышлары да моның нәкъ менә шулай икәнлеген күрсәтте. Әлеге...

    Битләрне алсуландырырлык салкыны, әйләнә-тирәне каплаган ап-ак кары белән килгән кыш - чаңгы спорты белән мавыгучылар өчен зур куаныч.
    Рәхәтләнеп яраткан шөгылең белән мавыгырга, бер үк вакытта яздагыча яктырткан кояштан көч алырга, сәламәтлегеңне ныгытырга була. Шәһәрнең чаңгы базасында узган "Татарстан чаңгы юллары" ярышлары да моның нәкъ менә шулай икәнлеген күрсәтте.
    Әлеге ярыш Азнакайда ел саен бәйрәм төсе ала, халыкны һаман саен үзенә күбрәк җыя. Быел да шәхси-команда беренчелегенә олысы-кечесе - 507 кеше, чаңгы тагып, стартка басты. Ярышта катнашучыларның шулай күплеге шәһәребездә спортның дәрәҗәле, анда яшәүчеләрнең сәламәт тормыш тарафдарлары булуын раслый.
    -Чаңгыга басмаган бер генә көнебез юк дисәң дә була. Тормыш иптәшем белән эштән соң көн дә чаңгыда йөреп, тәннәрне язып кайтабыз. Шулай эшләмәсәң, нидер җитмәгән кебек. Бездәге шартларга күпләр көнләшерлек. Барлык шәһәр-районнар да әле мондый яктыртылган чаңгы трассалары белән мактана алмый! - ди Әлфия Гомәрова.
    Ярышларны ачу тантанасында муниципаль район башлыгы Марсель шәйдуллин да катнашты. Район башлыгы чараларда катнашучыларның елдан-ел артуын да искәртте һәм узышларга үз коллективларын туплый алган җитәкчеләргә рәхмәт белдерде.
    Районның физкультура, спорт һәм туризм идарәсе җитәкчесе Рәфис Миңнеханов старт биргәннән соң, чаңгычылар якты кояш нурлары астында ялтырап яткан ап-ак чаңгы юлына аяк басты. Бәйге чын мәгънәсендә чаңгы, дуслык, спорт һәм сәламәтлек бәйрәменә әйләнде!
    Яшь чаңгычыларның беренче сафларда финишка килергә омтылып, бер-берсен уза-уза нинди азарт белән ярышуларын күрсәгез!
    Укучы егет-кызлар арасында бәйге нәтиҗәләре шактый кызыклы булды. Азалия Вилданова, Шамил Корбыев, Илүзә Госманова, Никита Лесников, Айгөл Хафизова, Руслан Гобәйдуллин, Гүзәл Гарипова, Булат Мөхәммәдиев пьедесталның беренче баскычына күтәрелделәр. Мәктәпләр арасында "җилдәй җитез"ләр исеменә 4 нче лицей һәм Кәкре Елга гомумбелем бирү мәктәбе укучылары лаек булды.
    Хатын-кызлар арасында VIP-узышта Микулино авыл җирлеге башлыгы Наталья Самусенкога тиң­нәр булмаячагы алдан ук билгеле булды. Икенче урынны исә Тәнзилә Кәримова (Азнакай хәзерләүләр конторасы"), 3 нче нәтиҗәне Гөлназ Галиуллина (6 нчы мәктәп) күрсәтте. Ир-егетләр арасында Рөстәм Әхмәтшин (район ветеринария берлеге) беренчелекне бирмәде.
    Оешма-предприятие спортчылары арасында команда беренчелеген "Азнакайнефть" идарәсе чаңгычылары яулады. Хәер, биредә берәү дә үзен җиңелгән дип санамады! Һәркем үзенә энергия, күтәренке рух һәм көч туплады.
    фото сайттан http://aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: