Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда тагын бер уен автоматлары салоны ябылган

    Азнакай районы хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште. - Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән башлап җибәрдек. Чәчүне вакытында тәмамларга тиешбез. Һәр минутның, секундның кадерен белеп эш итәргә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә чыгышы вакытында. Ул шулай ук чәчү кампаниясе вакытында хуҗалыкларга билгеләнгән җитәкчеләр дә җавап...

    Азнакай районы хуҗалыклары республикада беренчеләрдән булып чәчү эшләренә кереште.

    - Язгы кыр эшләрен беренчеләрдән башлап җибәрдек. Чәчүне вакытында тәмамларга тиешбез. Һәр минутның, секундның кадерен белеп эш итәргә кирәк, - диде муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин дүшәмбе киңәшмәсендә чыгышы вакытында. Ул шулай ук чәчү кампаниясе вакытында хуҗалыкларга билгеләнгән җитәкчеләр дә җавап тотачагын билгеләп үтте.

    Киңәшмәне дәвам итеп, РФ Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлеге җитәкчесе Илдар Шакиров оператив хәл торышы белән таныштырды. Узган атнада районда җинаятьләр кылыну турында өч хәбәр алынган. Аларның барсы да шәхси милеккә кул сузу белән бәйле. Солтангалиев урамында урнашкан бер кибеттә уен автоматлары салоны ябылган. Комарлы уен бизнесын оештырган Чаллы кешесенә карата административ беркетмә төзелгән.

    Азнакай шәһәр прокуроры Илшат Нәҗмиев миграция закончалыгына кагылышлы сорауларга җаваплар бирде. Үзенең чыгышында ул районга мигрантларны җәлеп итүнең зарур булмавын билгеләп үтеп, оешма-предприятие җитәкчеләрен җирле халыкны тиешле хезмәт хаклары белән тәэмин итәргә чакырды.

    Чит ил кешеләрен хезмәткә тарту кагыйдәләрен бозган эш бирүчеләргә каралган штраф күләмнәре дә бик саллы. Мигрантларны йортка-фатирга теркәгәндә закон таләпләрен бозган Сәпәй авылы кешесенә дә җавап тотарга туры киләчәк. Аның йортында 35 чит ил кешесе теркәлгән булган, бүген барсы да исәптән төшерелгән.

    Район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов, шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Расих Әхәтов, район башкарма комитетының авыл җирлекләре белән идарә итү бүлеге җитәкчесе Наил Сабирҗанов җирлегебезне экологик яктан савыктыру, чистарту уңаеннан уздырылган шимбә өмәсенә анализ бирделәр.

    Әлеге уңайдан Марсель Шәйдуллин өмәдә катнашучыларның барсына да рәхмәт белдереп, әле башкарыласы эшнең шактый булуын, һәр җирдә дә чисталык хөкем сөрергә тиешлеген ассызыклады.

    ТР Экология һәм табигый ресурслар министрлыгының Ык буе территориаль идарәсе эшчәнлеге белән аның җитәкчесе Хәлил Мөстәкыймов таныштырды. Ул оешма-предприятиеләрдә экологик контроль, куелган таләпләрне үтәмәүчеләргә карата җәза чаралары, районыбызда игълан ителгән санитар икеайлык барышы, башкарасы эшләт турында тәфсилләп сөйләде. Тикшрерүләрнең дәвам итәчәген ассызыклады.

    Киңәшмә эшенә Марсель Шәйдуллин йомгак ясап, юллар торышына, агач утырту, чишмәләрне чистарту һәм башка кичектергесез мәсьәләләргә тукталды, алдагы атнага бурычлар билгеләде.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: