Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда сөт җыючы эшмәкәр Артур Мансуров бәяне литры өчен 17 сумнан да төшерми

    Сыерның сөте - акчада Шулай дип яздым да, совет чоры журналистикасын искә төшереп, елмаеп куйдым. Ул заманнарда сыерның сөте - телендә, дип, әй китә идек берәр белгеч яки савымчы исеменнән "тәҗрибә уртаклашып": малны төрләндереп, минералларын өстәп, апарасын җылытып, башагын тәмләндереп һәм тагын әллә нинди "меню"лар кертеп ашатсаң гына, мул продукция...

    Сыерның сөте - акчада

    Шулай дип яздым да, совет чоры журналистикасын искә төшереп, елмаеп куйдым. Ул заманнарда сыерның сөте - телендә, дип, әй китә идек берәр белгеч яки савымчы исеменнән "тәҗрибә уртаклашып": малны төрләндереп, минералларын өстәп, апарасын җылытып, башагын тәмләндереп һәм тагын әллә нинди "меню"лар кертеп ашатсаң гына, мул продукция алып була.

    Ансы, таләбе бик әллә ни үзгәрмәгәндер дә, әмма заманасы икенчерәк шул, барсы да әлеге дә баягы акчага кайтып кала. Печәнне хәзер кул белән чабу юк инде ул, техникаң булмаса, аны чаптыру, кайтарту өчен чыгым бер китсә, пай җиренә бирелгән бодайны фураж итү өчен тагын күпмедер чыгарып саласы, мал санын ишәйтим дисәң дә абзар-курасын киңәйтү кирәк... Кыскасы, барсы да акчага барып тоташа.

    Менә шуны бик яхшы белгән һәм авыл халкының савым сыерларын ишәйтүне күздә тотып эш иткән районның Стәрле, Сарлы, Күктәкә, Тымытык, Үчәлле, Якты Күл авылларындагы шәхси хуҗалыклардан сөт җыючы Артур Мансуровның заманча фикерләве бик ошады. Узган атна ахырында район башлыгы Марсель Шәйдуллин аларны, ягъни халыктан сөт җыючыларны, авыл биләмәләре башлыкларын, сөт комбинаты белгечләрен җитди сөйләшүгә җыйган иде. Кемдер сөтнең һәр литры өчен 14, 15 сум түләсә, Артур әлегә бәяне 16-17дән төшерми.


    -Үземнең чыгымнарны чак-чак кына каплап барса да, халык көндәлек керемне арттырырга теләп, сыерлар санын ишәйтмәсме, дип уйлыйм, - ди ул. Аларның да хәленә керергә кирәк. Бер-берләребез белән аңлашып яшәсәк, ике якка да файдага гына.


    Бәяләрнең төрле булуын сөт җыючыларның һәркайсы үзенчә аңлатырга тырышты. Берәүләре аны майлылыкның бик түбән булуы белән бәйләде, икенчеләре бензин бәяләренең кискен үсүен сәбәп итеп куйды... Әмма район башлыгы бу аклануларның сөт бәясен киметүдә җитди сәбәп түгеллеген әйтеп, аны узган очрашуларның берсендә уртак килешенгән бәя - литрына 15 сумнан да ким итми түләү таләбен куйды. Шул ук вакытта җирлектә җитештерелгән продукциянең тулаем сөт комбинатына тапшырылу зарурлыгын да искә төшерде.


    -167 азнакайлыны эшле иткән предприятиене ябарга хакыбыз юк. Безнең җаваплылыкта никадәр гаиләнең яшәеше, көнкүреше, - диде ул.


    Дөрес, сөт бәясе аның күпләп җитештерелә башлау чоры - җәйлектә бераз кимер кимүен - монсы инде аңлашыла. Әмма сөткә бәянең быел 4 сумга артканын да әйтергә кирәк. Майлылыкның ни дәрәҗәдә булуы, ягъни сатылган продукциянең сыйфаты бәядә һичшиксез чагылыш таба. Фермер Фәнүс Кәримов әйтмешли, зәңгәрсу сөт сатып, күтәренке бәягә өметләнү һич дөрес түгел. Андыйлар үзләренең оттыруын аңламый микәнни?

    Су кушылган сөт әллә каян билгеле. Шәхси хуҗалыклардан сөт җыючылар аларны белеп тора, шуңа бәяне дә киметә, майлылык өчен дә өстәлми.


    -Биш сыер асрыйм. Көндәлек керемем меңәр сумга җитә. Бер айлык сөт саткан акчага фураж алып куям да, җаным тыныч. Ә инде печәнен үзем әзерлим. Салам, башкасын пай җире өчен дә бирәләр. Тырышсаң, авылда да муллыкта яшәргә була, -дип сөйләп торды әле күптән түгел генә бер танышым.
    Әнә, сөт җыюны бизнеска әйләндергән егетләр дә авылда яши.

    Киңәшмәдә алар лизинг-грант буенча техника, суыткычлар алып булмасмы, дигән гозерләрен дә белдерделәр. Район башлыгы бу мәсьәләдә аларга ярдәм итәчәкләрен әйтте. Әнә шулай, җәмәгать, бизнеска һәр өлкәдә урын бар, теләк кенә кирәк.


    Лиза Нурлыева

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: