Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда социаль торак программасы буенча 90 фатирлы йорт файдалануга тапшырылды

15 гыйнварда шәһәребезнең көньяк-көнчыгыш микрорайонындагы Юбилейная урамында 90 фатирлы торак йорт файдалануга тапшырылды.

Биредә “Татнефть” компаниясенә караган предприятиеләрендә эшләүчеләр яшәячәк.

Социаль ипотека программасы буенча “Татнефть” җәмгыяте заказы нигезендә төзелгән 5 катлы, гомуми мәйданы 5600 кв.м булган әлеге йортның инвесторы – ТР Президенты карамагындагы Дәүләт торак фонды, подрядчысы – “Арслан” җәмгыяте.

Фатир хуҗаларына муниципаль район башлыгы Марсель Шәйдуллин,  Азнакайнефть” идарәсе начальнигы урынбасары Наил Вәлиев изге теләкләрен юлладылар.

Яңа йортта энергия ресурсларын автомат исәпкә алу системасы эшли, ул Интернет һәм IP-телефония челтәренә тоташкан.

Социаль торак программасы Россиядә бары Татарстанда эшли. Ул 2005 елда тормышка ашырыла башлады. Фатир хакын 28,5 ел дәвамында бүлеп түләргә мөмкин. Аның вакыты беренче взноска, программада катнашучының стажына бәйле. Тагын бер мөһим кулай ягы –  гаиләдә бала туса, 200 мең сумы чигерелә.

Районда әлеге программа буенча 12 йорт төзелгән.

Бу хакта тулырак “Маяк” газетасыннан укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев