Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда шундый матур парк бар

    "Өмет" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Замандаш" клубы әгъзалары белән бергә Яшьләр паркына сәяхәт кылдылар. Капкадан керүгә үк күзгә зур пар балдак ташлана. Аның кырында пар ат скульптурасы. Паркта хыялыйлар сукмагы, татуланышу утыргычы, Эйфель манарасы бар. Мәхәббәт агачына яңа өйләнүшеләр йозак элә ала. Ә инде Бәхет сукмагы буйлап...

    "Өмет" үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе белгечләре "Замандаш" клубы әгъзалары белән бергә Яшьләр паркына сәяхәт кылдылар. Капкадан керүгә үк күзгә зур пар балдак ташлана. Аның кырында пар ат скульптурасы. Паркта хыялыйлар сукмагы, татуланышу утыргычы, Эйфель манарасы бар. Мәхәббәт агачына яңа өйләнүшеләр йозак элә ала. Ә инде Бәхет сукмагы буйлап атлау - тагын бер яхшы фал.

    Паркта чәчәкләр бик күп. Алар иртә яздан кара көзгә кадәр күзләрне иркәләп, азнакайлыларга матурлык өләшеп утыралар.

    Миләүшә Гәрәева, социаль эш буенча белгеч

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: