Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда штрафка тартылган кибет хезмәткәрләре срогы чыккан сыр куймаячакларын вәгъдә иттеләр

    Редакция почтасына кайбер Азнакай кибетләрендә сатылучы азык-төлекнең срогы чыкканлыгы яки сыйфатсыз булуы хакында зарланып газета укучыларыбыздан хатлар килә. Әмма чеклар сакланмау яисә ачылган фактның шунда ук белгечләр чакыртып урында тикшерелмәве, рәсми теркәлмәве һәм инде вакыт узу сәбәпле, алар буенча журналист тикшерүе, рейдлар үткәрү инде мөмкин булмый. Шәһәрдәшебез А.Завьяловадан чираттагы шундый...

    Редакция почтасына кайбер Азнакай кибетләрендә сатылучы азык-төлекнең срогы чыкканлыгы яки сыйфатсыз булуы хакында зарланып газета укучыларыбыздан хатлар килә.

    Әмма чеклар сакланмау яисә ачылган фактның шунда ук белгечләр чакыртып урында тикшерелмәве, рәсми теркәлмәве һәм инде вакыт узу сәбәпле, алар буенча журналист тикшерүе, рейдлар үткәрү инде мөмкин булмый.

    Шәһәрдәшебез А.Завьяловадан чираттагы шундый характердагы, тәгенләп әйтсәк, срогы чыккан сыр сатылу турында хат алгач, аны закон кысаларында, әүвәл Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Азнакай территориаль бүлегенә юлладык һәм озакка сузмыйча бүлек белгечләре белән кибеткә рейд ясадык.

    Дөрес, бүлек тарафыннан мондый визитларны хәзер теләсә кайсы вакытта ясап булмый, планнан тыш булган бу тикшерү "өстән" расланган карар белән, закон нигезендә башкарылды.

    Кибет сөт продуктларына шактый бай. Биредә сыр гына да витринаның берничә киштәсен биләп, аларның төре утыздан да артып китә.

    Хат авторы хаклы булып чыкты, тикшерү барышында сөтне эшкәртеп ясалган продукт булган сырны маркировкалау таләпләре бозылу фактлары ачыкланды.

    Закон нигезендә һәр продуктның этикеткасында тулы мәгълүмат булырга тиеш.

    45 процентлы "Голландский Сернур" сыры 0, 312 грамм авырлыкта итеп 8 сентябрьдә 10 сәгать 59 минутта төрелгән. Әмма аның кайда, нинди предприятиедә, кайчан җитештерелүе хакында бернинди мәгълүмат юк.

    Шулай ук куллану срогы, продуктка кушылган компонентлар, саклану срогы күрсәтелмәгән. Әлеге сыр кисәкләре витринада 12 данә, гомуми күләме 3 килограмм 410 грамм тәшкил итә.

    Димәк, сатып алучы мондый сырны алып, үз сәламәтлеген куркыныч астына куярга мөмкин. 50 процентлы "Мраморный" сыры белән дә аңлашылмаучылык. Полтава өлкәсендә үк җитештерелгән бу ризык кайчан алынган, аның куллану срогы ничек - болары да сатып алучыга караңгы.

    Ә бит бәясе арзан түгел - килограммы 385 сум 95 тиен тора. Кайчанга кадәр кулланырга яраганлыгы шулай ук "сер" булып калган ысланган "Чечил" сыры да аннан әллә ни калышмый - 350 сум 65 тиен тора. "Сметанковы Кобрин", "Монастырский", "Рокшино" сырлары (бәяләре 390-358 сум) кайчан, кем тарафыннан җитештерелгән - шулай ук билгесез.

    Тикшерү барышында ачыкланган җитешсезлекләр хакында кибет администрациясенә урында ук җиткерелде һәм беркетмә төзелде.

    Санитар-эпидемиологик таләпләрне бозган өчен җаваплы затларга административ чаралар күрү турында (штрафка тартылу) Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге тарафыннан билгеләмә чыгарылды.

    Әлеге дә баягы шул бер сүз: әгәр факт вакытында, урында ук белгечләргә хәбәр ителеп, шунда ук тикшерелсә, товар чеклары сакланса, сүз дә юк, акчасы кире кайтарылып, күпкә нәтиҗәлерәк булыр иде.

    Хәер, рейд нәтиҗәсез калмады, штрафка тартылган кибет хезмәткәрләре кимчелекләрне танып, алга таба срогы, җитештерүчесе күрсәтелмәгән товар куймаячакларын вәгъдә иттеләр.

    Рейд әгъзалары:

    Розалия Хәсәншина, Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеген саклау өлкәсендә күзәтчелек итү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсенең Азнакай территориаль бүлеге начальнигы урынбасары,

    Рушания Зиннәтуллина, белгеч-эксперт,

    Лиза Нурлыева, үз хәбәрчебез

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: