Реклама
Җирлегебездә 1 апрельдән старт алган санитар икеайлык дәвам итә.
Торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәрләре бүген үзәк урамны тәртипкә сала.
– Матурлыкка беркем дә битараф түгел. Ләкин менә шул матурлыкны саклый белмибез, – ди “28нче квартал” идарә компаниясеннән Венера Вәлиева. – Урамнарда, ишегалларында теләсә-кая ыргытылган тәмәке төпчегенең исәбе-саны юк! Халык, бигрәк тә яшьләр, безнең эшне күреп, әз булса да хөрмәт күрсәтсеннән иде.
Бүген инде бар җирдә яз хакимлек итә. Әле башкарасы эшләр дә шактый: үзебез яшәгән биләмәләрдә, урам, ишек алларында тәртип урнаштырасы, законсыз чүплекләрне юк итәсе, чишмәләрне, зиратларны чистартасы, елга-инеш буйларын, чишмәләрне җыештырасы...
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз