Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда республиканың көньяк-көнчыгыш табиб-онкологларының киңәшмәсе узды

    Азнакайда республиканың көньяк-көнчыгыш табиб-онкологларының районара киңәшмәсе узды. "Яман шеш авырулыларга медицина хезмәтен камилләштерү" дип исемләнгән темасын ишетүгә үк уйларым ерак сиксәненче елларга йөгерде. -Әллә нишләп хәлем китеп тора әле, - дип көндезен дә ятарга гына торган әтине әниебез никадәр битәрләп, үгетләп караса да, сырхауханәгә җибәрә алмады. Яталы-торалы йөреп, әнә шулай...

    Азнакайда республиканың көньяк-көнчыгыш табиб-онкологларының районара киңәшмәсе узды. "Яман шеш авырулыларга медицина хезмәтен камилләштерү" дип исемләнгән темасын ишетүгә үк уйларым ерак сиксәненче елларга йөгерде.

    -Әллә нишләп хәлем китеп тора әле, - дип көндезен дә ятарга гына торган әтине әниебез никадәр битәрләп, үгетләп караса да, сырхауханәгә җибәрә алмады. Яталы-торалы йөреп, әнә шулай бер ел үтеп китте. Ахыр чиктә, инде тамагыннан ризык үтми башлагач кына табибка барды. Ул башкалага юллама биргәндә үк шиген яшермәде: "Бик соң шул инде, яши алмас..."

    Операция ясалса да, өмет юклыгын биредә дә без, якыннарына алдан ук белдереп куйган иделәр. Өч ай да үтмәде, Сабантуйлар көрәшчесе, гармунчы, тормыштан бары тик ямь һәм тәм генә табып яшәгән, көр күңелле әтиебез күзгә күренеп сүнде, сүрелде һәм ... әле берсе дә башлы-күзле булырга өлгермәгән биш баласын калдырып 48 яшендә дөнья куйды.


    - Вакытында, чиренең башланган мәлендә үк табибка күренгән булса, гомерен озайтып булыр иде әле, - диде операция ясаган хирург. Никадәр генә уфтансак та үкенүдән файда юк иде шул инде. Менә шушы битарафлык, мәнсезлек, үзебезнең, якыннарыбызның сәламәтлеген кайгырта белмәү, табибка баруны сузу шундый аянычлы, үкенечле үлемнәргә китерә дә инде.


    Бүгенге киңәшмәдә дә сүз шушы "вакытында" дигән төшенчә тирәсендә әйләнде.


    -Халыкка диспансерлаштыру үткәрүне дәүләт дәрәҗәсендәге мөһим чарага әверелдерү яман шеш авыруларын башланган чорында ук ачуда зур этәргеч булды. Сүз дә юк, ул зур чыгымнар сорый, әмма бу чыгымнар үзен аклый, ни дисәң дә бизмәндә кеше гомерләре, - диде республиканың баш онкологы Рөстәм Хәсәнов. - Статистикага күз салсак, бүгенге көндә рак авырулыларның күпчелеген (40-49 яшьлекләр 29,87 процент, 50-59 яшьлекләр 31,11 процент) эшкә сәләтле урта буын тәшкил итә.


    Мәсәлән, безнең Азнакай районында быелның ярты елында диспансерлаштыру барышында ачылган яман шеш авыруларының беренче-икенче стадиясе 64,1 процент, өченче стадиясе 16,5 процент һәм инде соңгы чик - дүртенче стадиясе 17,5 процент тәшкил итә. Узган елның 5 аенда вафат булганнарның 56 процентына яман шеш авырулары сәбәп булган, быел бу сан 59 процент тәшкил итә.

    Дөньяда ел саен 9 миллион кеше менә шушы яман чирдән үлә, Россиядә бу сан 350 мең булса, Татарстанда - 6,5 мең. Саннар уйландырырлык, БМО да аны бүгенге көннең актуаль проблемасы санап тикмәгә генә чаң сукмый.


    Район башкарма ко-митеты җитәкчесе, үзе дә һөнәре буенча табиб Айдар Шәмсетдинов җирлегебездә медицина өлкәсен үстерүгә зур игътибар бирелүен, монда нефтьчеләрнең дә саллы ярдәмен әйтеп чыгыш ясады. Район җитәкчелегенең халык сәламәтлеген кайгыртудагы эшчәнлеген башкала кунаклары канәгатьләнү белән куәтләде.


    - Мониторингтагы һәр сан артында кеше гомере, - дип ассызыкладылар бүгенге көндә республика һәм аның көньяк-көнчыгыш төбәгендәге хәл торышына анализ ясап республика табиб-галимнәре. - Һәр районның, һәр онкологның бу нәүбәттән үз программасы, эш юнәлешләре булдырылырга тиеш.


    Әлбәттә, онкологиядә технологияләрне куллану, медицина тикшерүләренең бердәм стандартларын саклау, пациентларны теркәүнең бердәм системасын эшләү һәм шундый башка мөһим мәсьәләләр хакында да җитди сүз барды. Кимчелекләр дә, уңай эшчәнлек тә бердәй яктыртылды киңәшмәдә. Бүгенге көндә аеруча арткан җенси органнарда, ашказанында, авыз куышлыгында, эчәкләрдәге яман шеш авыруларының үзенчәлекләре, аларны башлангычында ук билгеләү мөмкинлекләре турында да тәфсилле чыгышлар тыңланды.

    Табибларны күкрәк рагы диагнозының күп очракта соңлап куелуы, иртә стадиясендә уңышлы дәвалап булган бу авырудан үлем-китемнәрнең арта баруы бигрәк тә борчый. Әлеге дә баягы шул бер үк сүз: кешеләрнең үз сәламәтлегенә төкереп каравы, "үтәр әле" дип гафу ителмәслек битарафлык күрсәтү. Шул ук диспансерлаштыруга да, кат-кат чакыртып, хәбәр итеп тә барырга атлыгып тормыйбыз, югыйсә, сихәтлек үзебезгә кирәк. Чир якадан алгач соң була ул...


    Лиза Нурлыева, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: