Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Республика көне 30 августта бәйрәм ителәчәк

    30 августта шәһәребездә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Әлеге уңайдан Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм ярминкәсе, шулай ук "Көз бүләкләре" дигән чәчәкләр композициясе конкурсы оештырыла. Тантана исә "Юбилейный" стадионында 16.00 сәгатьтә башлана. Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән республика, "Татнефть"...

    30 августта шәһәребездә Республика көне, Нефть һәм газ сәнәгате хезмәткәрләре көненә багышланган зур бәйрәм уздырыла. Әлеге уңайдан Мәдәният йорты каршындагы мәйданда авыл хуҗалыгы продукциясе күргәзмәсе һәм ярминкәсе, шулай ук "Көз бүләкләре" дигән чәчәкләр композициясе конкурсы оештырыла.

    Тантана исә "Юбилейный" стадионында 16.00 сәгатьтә башлана. Азнакайлыларны һәм кунакларны бәйрәм белән республика, "Татнефть" ААҖ һәм район җитәкчелеге тәбрикли, хезмәт алдынгылары бүләкләнә, татар эстрадасы йолдызлары, Башкортстанның "Мирас" дәүләт бию ансамбле чыгыш ясый.

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: