Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда республика авыл мәдәният хезмәткәрләре тәҗрибә уртаклаштылар

    Су буенда яшь-җилкенчәкнең кичке уеннары, җырлы-моңлы аулак өйләр, каурый канатлы каз өмәләре... Боларны бүген сагынып сөйләргә генә калды. Авыл күрке булган күпчелек гореф-гадәтләребез югалып килә. Аларны ничек сакларга, кире кайтарырга? Авыл тормышын ничек кызыклы итәргә, яшьләрнең буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга? Азнакайда узган республика семинарында авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре...

    Су буенда яшь-җилкенчәкнең кичке уеннары, җырлы-моңлы аулак өйләр, каурый канатлы каз өмәләре... Боларны бүген сагынып сөйләргә генә калды. Авыл күрке булган күпчелек гореф-гадәтләребез югалып килә. Аларны ничек сакларга, кире кайтарырга? Авыл тормышын ничек кызыклы итәргә, яшьләрнең буш вакытын ничек файдалы итеп оештырырга? Азнакайда узган республика семинарында авыл мәдәният учаклары хезмәткәрләре әнә шул сорауларга җавап эзләде.

    -Семинарда 10 районнан 200гә якын кеше катнашты. Беренче көнне мәдәният хезмәткәрләре белән заманча эш алымнары кулланып, милли традицион культураны саклау буенча лекцияләр, укулар, түгәрәк өстәлләр оештырылды. Икенче көнне кунаклар Әсәй һәм Кәкре Елга авылларына чыгып, районда сакланып килгән гореф-гадәтләребез, йолаларыбыз белән танышты, - ди мәдәният идарәсе начальнигы Гөлсинә Хафизова.

    Татшуганлылар - кич утыру, Әсәйнең "Өммегөлсем" ансамбле - киленгә су юлын күрсәтү, шәһәр-район Мәдәният йортының "Җанашым" ансамбле - балага исем кушу, кәкре елгалылар карга боткасы күренешләрен тәкъдим итте. Халкыбызның онытылган җырлары яңгырады. Иҗтимагый оешмалар да үз өлешен кертте. "Ак калфак" җәмгыятенең Азнакай бүлеге авылларда димчеләр клубы булдырган иде. Семинарда алар эш алымнары белән уртаклаштылар.

    Шулай ук милли ашлардан күргәзмә оештырылды. Сый-нигъмәттән сыгылган өстәлләрдән халкыбызның никадәр оста куллы, уңган-булган икәне ачык күренде.

    -Заман белән бергә кешеләр дә, таләпләр дә үзгәрә. Бер урында гына таптанып торсаң, халыкны җәлеп итеп булмый. Шуңа күрә без һәрчак эзләнүдә. Авылыбызда бәйрәмнәр күңеле үтә, яше дә, карты да актив. Әле күптән түгел "Түгәрәк уен" фестивалендә катнашып кайттык. Анда да үзебезгә күпмедер тәҗрибә тупладык. Мондый семинарлар авыл мәдәният хезмәткәрләре өчен бик файдалы, яңа уеннар өйрәндек, эш алымнары буенча белемебезне арттырдык, - ди Әсәй авылы мәдәният йорты директоры Альбина Йосыпова.

    Соңгы елларда авыл мәдәният йортларына игътибар зурдан: республика программасы буенча искеләре урынына яңалары калка, шактыена капиталь ремонт ясала. Иркен, якты, зәвыклы мәдәният учакларына килеп кергәч, үзеннән-үзе сәхнәгә менеп җырлыйсы, биисе килә башлый. Ә бит авылларда бик күп халык җәүһәрләре яшеренеп ята. Кар астыннан чыккан умырзаялар кебек, алар нәкъ менә мәдәни чараларда ачыла. Семинарда мәдәният хезмәткәрләренә нәкъ менә шул сәләтләрне табу, ачу һәм үстерү, авыл тормышын рухи баету максат итеп куелды.

    Резеда ШӘРИПОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: