Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда районының яшьләр лидерлары коллегиясе узды

    Азнакай муниципаль районының яшьләр лидерлары коллегиясе узды. Узган елгы эшчәнлек һәм алда торган бурычлар яктыртылган бу җитди сөйләшү яшь-җилкенчәкнең үзе кебек үк җанлы, кызыклы барды. Яшьләрнең һәр нәрсәдә "эше бар": яшәеш проблемаларында да, ялларны күңелле итеп оештыруда, шәфкатьлелек акцияләрендә, җирлегебезне чиста тоту, яшеллеккә күмү өмәләре оештыруда... Хәер, алар катнашмый калган...

    Азнакай муниципаль районының яшьләр лидерлары коллегиясе узды. Узган елгы эшчәнлек һәм алда торган бурычлар яктыртылган бу җитди сөйләшү яшь-җилкенчәкнең үзе кебек үк җанлы, кызыклы барды.

    Яшьләрнең һәр нәрсәдә "эше бар": яшәеш проблемаларында да, ялларны күңелле итеп оештыруда, шәфкатьлелек акцияләрендә, җирлегебезне чиста тоту, яшеллеккә күмү өмәләре оештыруда...

    Хәер, алар катнашмый калган берәр чара бармы?! Әлбәттә, проблемалар да күтәрелде. Әйтик, шул ук киң массаны спортка тарту, эшсезлек мәсьәләсе, торак белән тәэмин ителеш... Бергәләп, аларны чишү юллары эзләнде. Бу хакта тагын да иркенләбрәк сөйләшербез әле.

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: