Азнакайда Полиция Кыш бабае балаларга бүләк өләште
Бөтенроссия хокук саклау юнәлешендәге әлеге акция 15 гыйнварга кадәр дәвам итәчәк.
Татарстанда игълан ителгән "Полиция Кыш бабае бүләк өләшә" акциясенә Азнакай районы бүлеге хезмәткәрләре дә актив кушылды.
Акциянең максаты - балалар һәм яшүсмерләр белән формаль булмаган очрашулар барышында аларга
хокукый характердагы мәгълүматны җиткерү.
Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең балигъ булмаган балалар белән эшләү бүлеге хезмәткәрләре матди яктан аз тәэмин ителгән, авыр тормыш шартларында калган гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларны Яңа ел белән котлап, бүләкләр өләштеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев