Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда пай җирләрен закон нигезендә документлаштыру бара

    Пай җирләрен закон нигезендә документлаштыру бүгенге көндә районыбызда җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Моның сәбәбе - халыкның җир милкенә хокукыннан файдаланырга ашыкмавында. Гомуми файдаланудагы җир участогы пай өлеше итеп бүлеп бирелгән икән, нигә аны тиешенчә законлаштырып куймаска, һаман сузарга? Ә бит бу милектән колак кагарга да озак түгел. Кызганыч, күпләр...

    Пай җирләрен закон нигезендә документлаштыру бүгенге көндә районыбызда җитди мәсьәләләрнең берсе булып тора. Моның сәбәбе - халыкның җир милкенә хокукыннан файдаланырга ашыкмавында. Гомуми файдаланудагы җир участогы пай өлеше итеп бүлеп бирелгән икән, нигә аны тиешенчә законлаштырып куймаска, һаман сузарга? Ә бит бу милектән колак кагарга да озак түгел. Кызганыч, күпләр бу хакта уйлап бетерми, нәтиҗәдә эш судка барып җитеп, җир милегенә хокуктан мәхрүм итүгә китерә. Әлеге мәсьәләгә тагын да ачыклык кертү максатыннан районның милек һәм җир мөнәсәбәтләре палатасы рәисе урынбасары Наил Зариповка мөрәҗәгать иттек.


    -2003 елның 27 гыйнварында көченә кергән «Авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җирләр әйләнеше турында» Федераль закон нигезендә җир пайларын рәсмиләштеру башланды. Безнең районда бу эш 2005 ел башыннан массакүләм төс алды. 12632 пайчы 84351 гектар җиргә ия булырга тиеш иде, ләкин ниндидер сәбәпләр белән 22723 гектар җир 2008 елга хуҗаларын тапмады. Закон нигезендә 3 ел эчендә гражданнар хокукларыннан файдаланмасалар, алар бирелгән хокуктан мәхрүм ителә. Шул күзлектән чыгып, 2008 елны районда шундый эшләр каралган суд утырышлары башланды. Бу чара «Җир һәм мөлкәт палатасы»на йөкләнде .


    Россия Федерациясенең аерым закончалык актларының авыл хуҗалыгы билгеләмәсендәге җирләрнең әйләнешен камилләштерү өлешенә үзгәрешләр кертелү белән бәйле рәвештә, 2011 елның 1 июленнән бу эш җирле үзидарә вәкаләтлегенә тапшырылды.


    Инде алда әйткәнемчә, әгәр кеше үзенә бүлеп бирелгән пай җирен 3 ел дәвамында законлаштырып алмаса, аннан файдаланмаса, ул аннан мәхрүм ителә һәм суд карары нигезендә үзидарә милегенә әверелә.


    Законлаштырылмаган 22723 гектар мәйданның 6579 гектары шул рәвешле дәүләт карамагына кайтарылды. Бүгенге көндә шәхси куллардагы 14 мең гектар чамасы пай җире законлаштырылмаган.


    Бу хокуктан файдаланып калырга теләмәгән, ягъни аны закон нигезендә үзенеке итәргә ашыкмаган кешеләр бу хокуктан мәхрүм ителә, суд карары нигезендә пай җире үзидарә карамагына күчәчәк. Шуңа да аны рәсмиләштерергә ашыгырга кирәк. Моның өчен нинди документлар кирәклеге хакында райондашларыбыз яхшы белә, чөнки инде берничә еллар дәвамында бу хакта массакүләм мәгълүмат чаралары, шул исәптән «Маяк» газетасы аша да аңлатма-белешмәләр биреп киләбез, халык белән очрашуларда сөйлибез, авыл җирлекләре башкарма комитетларында да тулы мәгълүмат бирергә, тиешле ярдәм күрсәтергә әзерләр. Бары тик мөрәҗәгать итәргә генә кирәк.


    Җирнең кадерен белик, аның бәһасен онытмыйк! Бер генә аршин җир дә әрәм ятмаска, хуҗасыз булмаска тиеш, закон таләбе шундый.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: