Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда озын яллар көтелә

    1 май көнне илебез җылы, кояшлы һәм чәчәкле бәйрәм - Яз һәм хезмәт бәйрәмен каршылый. Беренче май бүген күңелле гаилә бәйрәменә әверелде. Эссе җәй тәмен сиземләргә, табигать кочагына чыгып, туганнар, дуслар белән күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирә ул. Азнакай халкы 1 майдан 4 майга кадәр рәхәтләнеп ял итә алачак. Бәйрәм...

    1 май көнне илебез җылы, кояшлы һәм чәчәкле бәйрәм - Яз һәм хезмәт бәйрәмен каршылый. Беренче май бүген күңелле гаилә бәйрәменә әверелде. Эссе җәй тәмен сиземләргә, табигать кочагына чыгып, туганнар, дуслар белән күңелле вакыт уздырырга мөмкинлек бирә ул. Азнакай халкы 1 майдан 4 майга кадәр рәхәтләнеп ял итә алачак.

    Бәйрәм ялларыннан соң эшкә 5 нче майда чыгачакбыз. 5, 6, 7 һәм 8 май - эш көннәре.

    Ә 9 майда - Җиңү көнендә - илебез ветераннарны, тыл геройларын, сугыш чоры балаларын хөрмәтлиячәк. Җилкәләренә дәһшәтле чор авырлыклары төшүгә карамастан, алалар илебезнең азатлыгы һәм тынычлыгы өчен көрәшкән, Бөек Ватан сугышында җиңүгә үзләренең зур өлешен керткән. Җиңү бәйрәмендә өч көнлек ял каралган: 9, 10, 11 май.

    Айгөл Шәрипова

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: