Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда “Өмет” очышы узачак

    Азнакайлылар самолета һәм парапланда очып, ярдәмгә мохтаҗ балаларга өмет бүләк итә алалар.

    “Азфлай” парапланистлар клубы җитәкчесе Данис Мусин очучы Илдар Фәйзуллин белән менә бишенче елларын “Өмет” очышы акциясе үткәрәләр.

    – Теләге булган кешеләрне самолетта, парапланда очыртып, аннан җыелган акчаны ярдәмгә мохтаҗ балаларга тапшырабыз, – ди Данис Мусин.

    Быел “Өмет” очышы 29 июльдә Чатыр тавында узачак.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: