Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Өлкәннәр айлыгы бара

    3 һәм 4 нче территориаль үзидарәләр Азнакай 1 нче урта мәктәбендә Өлкәннәр көнен үткәрде.

    Бәйрәмдә район Советы аппараты җитәкчесе Айдар Хәлиуллин, шәһәр Советы депутатлары Руслан Гәрәйшин, Рамил Шәйхелисламов, Рөстәм Бәзгытдинов катнаштылар һәм өлкәннәрне бәйрәм белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерделәр.

    Мәктәп укучылары һәм Мәдәни үзәк артистлары бик матур концерт куйдылар.

    Территориаль үзидарә рәисләре һәр бәйрәмдә бердәм, бу юлы да бер-берсенә ярдәм итеп, чараны күңелле итеп оештырдылар. Өлкәннәр рәхмәтләр әйтеп, күңелләре булып таралыштылар.

    Нурия ХАҖИПОВА, 4 нче территориаль үзидарә рәисе

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: