Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда нефтьче–ветераннар өчен бәйрәм кичәсе узды

    "Азнакайнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы (ЦКППН) оешуга декабрь аенда 50 ел тула. Шул уңайдан "Каенкай" ял базасында ветераннар өчен кичә уздырылды. Аңа әлеге цехта тоташтан 20-30 ар ел буе эшләгән 120 гә якын кеше килде. Цех җитәкчесе Рәсим Мусин башлангычы белән бөтен шарты туры китереп оештырылган әлеге...

    "Азнакайнефть" идарәсенең нефтьне комплекслы хәзерләү һәм кудыру цехы (ЦКППН) оешуга декабрь аенда 50 ел тула. Шул уңайдан "Каенкай" ял базасында ветераннар өчен кичә уздырылды. Аңа әлеге цехта тоташтан 20-30 ар ел буе эшләгән 120 гә якын кеше килде. Цех җитәкчесе Рәсим Мусин башлангычы белән бөтен шарты туры китереп оештырылган әлеге чара өлкәннәр күңелендә якты истәлек булып озак сакланыр.


    ...Азнакай һәм Актүбәдән автобусларда алып киленгән ветераннарны нигъмәт белән тулы чәй өстәлләре каршы алды. Аннары алар аерым бүлмәләргә урнаштылар. Юлдан соң бераз ял итеп алгач, бәйрәмне оештыручылар өлкәннәрне төрле уеннарда катнашу өчен спорт залына дәштеләр. 70-80 яшьлек ветераннарның активлыгына, спорт белән дус булуларына исең китәрлек иде. Әлеге цех коллективы спорт ярышларында һәм үзешчән сәнгать смотрларында актив катнашуы белән элек-электән аерылып торды.

    Шуңа да ул көнне ветераннар фаэтонга утырып та йөрделәр, боулинг, бильярд, теннис та уйнадылар, командалар эстафетасында да катнаштылар, һава мылтыгыннан төз атуда да көч сынаштылар. Һәм, билгеле инде, төрле бүләкләргә дә лаек булдылар. Түбәтәйле, эшләпәле абый-бабайларның, яулык-шәл бөркәнгән апа-әбиләрнең йөзләрендә яшәрү чаткылары сирпелүен күзәтеп тору бер яктан җанга рәхәтлек бирсә, икенчедән, күңелдә алар узган авыр да, данлы да еллар хатирәсен яңарта, бу буын кешеләренә карата булган хөрмәтне тагын да арттыра төшә.


    Төшке аш алдыннан ветераннар цехның узганына һәм бүгенгесенә кагылышлы документаль фильм карадылар. Кайчандыр үзләре белән бергә эшләгән хезмәттәшләренең сурәтләрен, ниндидер чарадан соң коллектив белән бергә төшкән фоторәсемнәрне экранда күреп, яшьлекләрен искә төшерүләре, кемнеңдер инде араларында юклыгына көрсенүләре аларның күңел чоңгылларында сакланган хисләренең яңаруы турында сөйли иде.


    ...Азнакай нефть промыселлары идарәсе оешып, җир асты байлыкларын күпләп чыгара башлаганнан соң, сыйфатлы нефтьне кулланучыларга тизрәк озату төп максатка әверелә. Шуны уңышлы хәл итү йөзеннән, 1961 елны чагыштырмача кечкенә термохимик җайланма, ягъни ТХУ-1 төзелә. Ул бик гади генә булса да, промыселлардан нефтькә ияреп килгән 50-60 процент катлам суын, чимал составында нибары 2 процент кына калырлык итеп чистарту мөмкинлеге бирә.

    Әмма ул гына нефтьне хәзерләү һәм кудыру өлкәсендәге проблемаларны хәл итеп бетерә алмый. Аны тулысынча чишү өчен яхшы кадрлар булдыру белән бергә яңа технология буенча корылган зур җитештерүчәнлекле җайланма булдыру кирәк була. Андыйлар - елына 5,7 млн тоннага исәпләнгән куәт белән эшләүче Павловка (Актүбә) УКПНы (1962 ел) һәм 3,8 млн тонна нефть эшкәртүгә сәләтле 1 нче Азнакай УКПНы (1963 ел) төзелә. 1964 ел башында аларда эшләү өчен цехлардан тәҗрибәле, сыналган нефтьчеләр сайлап алына, коллектив оештырыла. Беренче җитәкчесе итеп Лев Чурилов билгеләнә. Әмма махсус белемле кешеләр һәм тиешле реагентлар җитешмәү адым саен үзен сиздерә, еш кына аварияләр булып тора.


    Шул ук вакытта югарыдан нефть тапшыруның яңа таләпләре дә җиткерелә: чималның сулылыгы 0,5 проценттан, тозлылыгы 100 мг/л дан артмаска тиеш! Әнә шундый авыр шартларда эксплуатацияләнә башлый УКПН-1. Болар өстенә, нефть чыгару, аны кулланучыларга озату планы да ике тапкырга арттырыла. Аннан килеп, нефтьне җылыту мичләре белән бәйле авария очраклары да ешая - бормалы торбаларына кокс һәм тоз калдыклары утыра. Шуңа да аларны еш алыштырырга туры килә.

    Кыш көннәрендә мичләргә ягулык бирү торбалары да туңа. Контроль-үлчәү приборларының һәм автоматика җиһазларының камил булмавы да кыенлык тудыра. КИПиА слесарьларына пар бирү шланглары белән аларны өзлексез җылытып йөрергә туры килә. Җайланма операторлары һәм слесарьларның өйләреннән алып килгән төшке ашларын капкаларга да вакыты калмый, авыз да итмәгән килеш кире алып кайткан очраклары да еш була.


    Узган гасырның алтмышынчы еллары башында илдә һәм республикада нефть химиясе комплексын үстерү өлкәсендә кискен борылыш ясала. Шул уңайдан нефтьтән аерылган җиңел фракцияле углеводородны (ШФЛУ) җыю һәм аны нефть химиясенә озату бурычы да өстәлә. 1966 елның кышында Азнакай УКПНының тотрыкландыру блогын сафка бастыру белгечләр һәм эшчеләр өчен зур сынау була.

    Кышкы салкында яңа җайланманы эксплуатациягә тапшыруның зур тәвәккәллек сораганын барысы да аңлый. Кузгатып җибәрү белән үк проект, завод һәм төзүчеләр җибәргән җитешсезлекләр ачыклана - ШФЛУның суыту, тотрыкландыру колоннасының су торбалары эштән чыга, зур мәйданга бензин һәм нефть ага. Җилнең мичләр ягына исмәве генә зур бәладән саклап кала. Ул вакытта бар персонал казарма халәтендә эшләүгә күчерелә.

    Тырышлык, фидакарьлек, эшне дөрес оештыру гына бу авырлыкларны җиңәргә ярдәм итә. Җәйгә 1 нче УКПН тулы көченә эшли башлый. Ул елны нефть химиясе сәнәгате 42 мең тонна ШФЛУ кабул итә. Җайланма персоналының тәҗрибәсе үсә баруы технологик режимның төгәл саклануына һәм авария очракларының сизелерлек кимүенә китерә.
    Хәзерләнгән нефть һәм ШФЛУ җитештерү күләмен "Татнефть" берләшмәсе буенча арттыру таләбе яңа, тагын да яхшыртылган технологиягә корылган җайланма төзү кирәклеген көн таләбенә куя.

    Шул уңайдан Азнакайда 2 нче УКПН төзү карары 1968 елда кабул ителә. Ул 1971 елның декабрендә (тагын кыш көне!) файдалануга тапшырыла. Аны эксплуатацияләү өчен иң тәҗрибәле операторлар сайлап алына. Җайланмага бөтен Совет илендә моңа кадәр аналогы булмаган иң яңа технология схемасы салына. Шуңа күрә проектлаучыларга, аны эксплуатацияләүче персоналга да бу зур сынау була. Билгеле, әлеге яңалыкка да үзгәрешләр кертелә.


    Төзелә башлавына бер ел дигәндә инде 2 нче УКПН тулы куәтенә эшли башлый. Шулай булуга кармастан, П-24 нефтьне җылыту миче белән проблемалар әледән-әле туып тора. Еш кына бормалы торбалар эштән чыга. Монда да цех рационализаторлары ярдәмгә килә.

    Алар торбаларны тозлардан һәм нефть калдыкларыннан юдыру технологиясенең яңа алымын уйлап таба. Нәтиҗәдә, нефть мичләргә 0,5-2,0 урынына, 0,2-0,5 процент сулылык белән бирелә башлый. Бары тик шуннан соң гына торбаларның эшләү вакыты арта. 1973 елда, "Җәлилнефть"тән килгәнне дә кушып, ике установка тәүлегенә 20 мең тонна товарлыклы нефть һәм 600 тонна ШФЛУ җитештерә башлый. Ул вакыт өчен бу чын рекорд була.


    Еллар үткән саен эш алымнары да, коллектив алдына куелган таләпләр дә яңара тора. Әмма бер нәрсә үзгәрешсез кала. Ул да булса - коллективның үз алдына куйган бурычын үтәве, оешканлыгы, персоналның эшкә комарлыгы һәм тырышлыгы.


    ...Цех тарихын һәм аның бүгенгесен сурәтләгән фильмнар караганнан соң, кадерле кунаклар мул табын янында урын алдылар. Алар өчен коллектив көче белән концерт программасы да хәзерләнгән иде. Алып баручылар Татьяна Чернова белән Светлана Мөхәммәтҗанова, җырчылар Галина Эприкова, Фәнүсә Дәбихуллина, Марсель Әхмәтҗанов, Лиля Баянова үз осталыклары, моңнары белән кичәне җанландырдылар.


    Ветераннарны җитәкчелек исеменнән идарә профкомы рәисе Рәфис Хәсәнов, баш технолог Нәсим Сәхәпов, цех җитәкчесе Рәсим Мусин, элекке елларда ЦКППН коллективын җитәкләгән ветераннар - Мирсәяф Тәхауов, Владимир Заикин, Габделвазыйх Зәкиев, Данил Шәрифуллин һәм башкалар чын йөрәктән котладылар, истәлекләре белән уртаклаштылар.


    -Бүген мин күп еллар бергә эшләгән кешеләрне күрү, алар белән сөйләшү шатлыгын кичерәм, - ди биредә 33 ел эшләп киткән ветеран Мәгъдәнур Галләмов. - Бүгенге кичә минем өчен хатирәләр яңарту белән бергә, эшемә бәя бирү дә, хезмәтемнең кешеләргә, хөкүмәткә кирәклеген күрү дә булды.


    ...Ел тәмамлану алдында. Цех коллективы үз алдына куелган бурычны даими үтәп килә. Ветераннарның лаеклы дәвамы булган бүгенге буын вәкилләренең дә ЦКППН данын югары тотачакларына ышаныч зур.

    Нәфис Әхмәт

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: