Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алыштылар. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

    Шәһәрнең Мәдәни үзәгендә уздырылган Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алышуда Казаннан вәкилләр дә катнашты. Чарада азнакайлылар төркемнәргә бүленеп, Нефтьчеләр һәм Хәсәншина урамнарын төзекләндерү буенча үз эскиз проектларын төзеде һәм аларны башкаларга тәкъдим итте. Күпчелекнең фикере уртак булды: ял итүчеләр өчен утыргычлар, яктырткычлар, чүп ташлау өчен махсус кәрҗиннәрне күбрәк итәргә кирәк,...

    Шәһәрнең Мәдәни үзәгендә уздырылган Нефтьчеләр урамын төзекләндерү буенча фикер алышуда Казаннан вәкилләр дә катнашты.

    Чарада азнакайлылар төркемнәргә бүленеп, Нефтьчеләр һәм Хәсәншина урамнарын төзекләндерү буенча үз эскиз проектларын төзеде һәм аларны башкаларга тәкъдим итте.

    Күпчелекнең фикере уртак булды: ял итүчеләр өчен утыргычлар, яктырткычлар, чүп ташлау өчен махсус кәрҗиннәрне күбрәк итәргә кирәк, велосипед, җәяүлеләр юллары, бушлай wi-fi зона, балалар бакчаларына килгән машиналарга туктау өчен урыннар... Арада скандинавия йөреше өчен махсус юл кирәк дигән фикер дә яңгырады.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: