Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда нефть чыгару объектларында урлашу проблемасын тикшерделәр

    Беркемгә дә сер түгелдер, скважиналардан нефть, төсле металл, анда эшләүче техникалардан ягулык урлау очраклары әледән-әле кабатланып тора. Азнакай муниципаль район башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең берләштерелгән утырышында нәкъ менә шул мәсьәләләр - нефть чыгару объектларында урлашуны булдырмау һәм "Татнефть" компаниясе төркемендә террорчылыкка каршы саклану чараларын...

    Беркемгә дә сер түгелдер, скважиналардан нефть, төсле металл, анда эшләүче техникалардан ягулык урлау очраклары әледән-әле кабатланып тора.

    Азнакай муниципаль район башкарма комитеты, Россия Эчке эшләр министрлыгының Азнакай районы буенча бүлегенең берләштерелгән утырышында нәкъ менә шул мәсьәләләр - нефть чыгару объектларында урлашуны булдырмау һәм "Татнефть" компаниясе төркемендә террорчылыкка каршы саклану чараларын көчәйтү каралды.

    Район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов рәислегендә узган әлеге киңәшмәдә "Татнефть" ААҖнең икътисади куркынычсызлык идарәсе начальнигы Рафаэль Абдуллин, шәһәрдәге нефть сәнәгате предприятиеләре җитәкчеләре катнашты.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: