Азнакайда наркопритон тотучыны 6 елга ирегеннән мәхрүм иткәннәр
Азнакай шәһәр прокуратурасы шәһәрдә яшәүче 35 яшьлек Н.га карата, наркотиклар куллану өчен притон тоту факты буенча, дәүләт гаепләвен яклады. Гр. Н. агымдагы елның май аеннан сентябрьгә кадәр аңлы рәвештә фатирын наркотиклар куллану максатында файдалана башлый. 20 майда гр. Н.га хокук саклау органнары тарафыннан притон тотуны туктату турында рәсми кисәтү ясала....
Азнакай шәһәр прокуратурасы шәһәрдә яшәүче 35 яшьлек Н.га карата, наркотиклар куллану өчен притон тоту факты буенча, дәүләт гаепләвен яклады.
Гр. Н. агымдагы елның май аеннан сентябрьгә кадәр аңлы рәвештә фатирын наркотиклар куллану максатында файдалана башлый.
20 майда гр. Н.га хокук саклау органнары тарафыннан притон тотуны туктату турында рәсми кисәтү ясала. Әмма 5 августта гаепләнүче янә үз фатирында Азнакайда яшәүче бер кешегә наркотиклар ясарга һәм кулланырга рөхсәт бирә. Шул ук көнне ул наркотик чара табырга омтыла, шәһәрдә яшәүче берәүгә һөҗүм ясап, сәламәтлегенә зыян сала һәм кәрәзле телефонын ала.
Җинаять эшен караганнан соң, суд гаепләнүченең гамәлләрен: фатирын наркотик матдәләр куллану өчен тоту; сату максатын куймыйча, законсыз рәвештә наркотиклар саклау; үтерергә омтылу һәм һөҗүм итү буларак бәяләде. Суд дәүләт гаепләве белән килешеп, гр. Н.га 6 елга ирегеннән мәхрүм итү җәзасын билгеләде. Ул аны катгый режимдагы төзәтү колониясендә узарга тиеш. Карар әлегә үз көченә кермәгән.
Районыбызда мондый күренешләр җитди борчу тудыра. Күршеләребездә һәм башка урыннарда шундый күренешләргә тап булганда, битараф калмыйк. Имин, сәламәт тормышыбыз өчен бергәләп көрәшик.
Азнакай шәһәр прокуратурасы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев