Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда мәдәни тормыш кайный

    Мәдәният елы районыбызда истәлекле, күркәм чараларга бай булды. Алда әле аларның тагын да яңалары, кызыклылары көтә. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова белән әңгәмәбез дә шулар хакында. -Гөлсинә Сәетҗановна, быелгы фестиваль-бәйгеләрнең саны юк... -Мәдәният елын район үзешчәннәребезнең Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган смотр-конкурсы ачып җибәрде. Авыл мәдәният йортлары, клубларыннан эстафетаны...

    Мәдәният елы районыбызда истәлекле, күркәм чараларга бай булды. Алда әле аларның тагын да яңалары, кызыклылары көтә. Район мәдәният идарәсе җитәкчесе Гөлсинә Хафизова белән әңгәмәбез дә шулар хакында.

    -Гөлсинә Сәетҗановна, быелгы фестиваль-бәйгеләрнең саны юк...


    -Мәдәният елын район үзешчәннәребезнең Бөек Җиңүнең 69 еллыгына багышланган смотр-конкурсы ачып җибәрде. Авыл мәдәният йортлары, клубларыннан эстафетаны оешма-предприятиеләр алып, йомгаклау өлешендә генә дә 30дан артык коллектив, 700ләп үзешчән катнашты. Актүбә бистәсендә яшь талантларның Мәдәният елына һәм Сочида үткән кышкы Олимпиада уеннарына багышланган фестивале, халыкара ана теле көне уңаеннан татар җыры бәйгесе дә тамашачы күңелендә әле дә сакланадыр.

    Матур традициягә әверелгән "Нәүрүз гүзәле" конкурсы, И.Манюров истәлегенә "Бию планетасы" хореографик фестивале, "Чатыр тауда җыен" шулай ук югары дәрәҗәдә үткәрелде. Мәгърүр Чатыр тавыбыздагы җыен инде өченче ел рәттән Татарстан хөкүмәте һәм Азнакай район Советы, башкарма комитеты патронажлыгында уздырыла. Аның максаты изге: Россиянең башка төбәкләреннән дә төрки халыкларның фольклор коллективларын җыю, үзара иҗади хезмәттәшлек урнаштыру, халыклар арасында толерантлыкны җәелдерү.


    Төрле районнарда яшәүче якташларыбыз белән очрашулар үткәрү дә матур гадәткә әверелде. Мәшһүр Тукаебызның туган көне уңаеннан үткәрелгән шигърият бәйрәменә Азнакайга башкаладан танылган язучылар, әдипләребез җыелды. Сүз дә юк, Җиңү бәйрәме, ветераннарыбыз белән очрашулар үткәрүгә мөнәсәбәт аеруча җитди. Җиңүнең 70 еллыгына әзерлек кысаларында мәдәният учакларында күптөрле чаралар оештырыла.


    Район-шәһәр Мәдәният йорты каршындагы "Юлдаш" агитбригадасы язгы кыр эшләре башланганнан алып, урак тәмамланганчы игенчеләребез янында - басу-кырларда.
    Милли бәйрәмебез - Сабантуйга әзерлек күпкә алдан башлана, шуңа да ул үзебезнең җирлектә дә, безнең сәхнә осталары катнашында башка төбәкләрдә дә зур оешканлык, тамашачыларның кайнар алкышлары астында үтә. Быел да Чиләбе, Белоруссиянең Ивье халкы азнакайлыларны көтеп алды, яратып кабул итте.


    -Белүебезчә, быел "Мадьяр-Туран" фонды җитәкчесе Андраш Биро чакыруы буенча Азнакай делегациясе Венгриядә төрек халыклары Корылтаенда да булып кайтты. Мондый да дәрәҗәле чарада катнашу гел генә тәтеми, аңа тәфсилләбрәк тукталмассызмы?


    -Татарстан делегациясе составына безнең районның да кертелүе зур горурлык уятты, әлбәттә. Анда район-шәһәр Мәдәният йортының "Җанашым" халык фольклор ансамбле катнашты. Быел Корылтайга байтак илләрдән 170 меңләп үзешчән җыелган иде. Венгрия тамашачысы безнең ансамбль чыгышын бик яратты. Корылтайның йомгаклау өлешендә Казахстанның халыкара танылган "Туран" дәүләт ансамбленең сәхнәдә бергә чыгыш ясау өчен нәкъ менә "Җанашым"ны сайлавы да безнекеләрнең югары профессиональлеге хакында сөйли.


    -Әйе, халыкара, илкүләм, республика дәрәҗәсендә үткән бәйгеләрдә азнакайлылар яулаган җиңүләрне санарга "Маяк" газетасында шактый урын кирәк булыр иде. Без алар хакында укучыга вакытында җиткереп торырга тырышабыз. Гөлсинә Сәетҗановна, идарә составындагы китапханәләр челтәре, төбәкне өйрәнү музее хезмәткәрләре тарафыннан да шактый эшләр башкарыла, шулай бит?


    -Безнең районда вак китапханәләрнең дә сакланып калуын әйтергә кирәк. Җирлегебездәге 33 китапханәнең 30ы - авылларда. Аларның барсы да компьютерлар белән тәэмин ителгән, Интернетка ялганган. Азнакайда яшәп иҗат итүче, башкалада, башка төбәкләрдә яшәүче якташ язучыларыбызның иҗаты белән райондашларны даими таныштырып торабыз, яңа китапларны тәкъдир итүләр, очрашулар гел үтеп тора. Ә инде өстәмә белем бирү учреждениеләре укучылары белән оештырылган чаралар һәм алар җиңүләр яулаган бәйгеләр хакында шактый сөйләргә була.


    Музейда да һәркөн җанлылык. Шушы тугыз айда гына да биредә 2928 кеше булып, 89 экскурсия, очрашулар оештырылды. Чәкән авылында Музейлар көне уңаеннан үткәрелгән семинар да тарихны өйрәнүчеләр, аның белән мавыгучыларда онытылмас тәэсирләр калдырды. Май аенда җирлегебездә уздырылган халыкара фәнни-практик конференциянең дә кайтавазлары әле дә килә.


    -Бу уңышларга мәдәният хезмәткәрләренең, педагогларның никадәр йокысыз төннәре, тынгысызлыгы салынган...


    -Сүз дә юк. Бүгенге көндә мәдәният учреждениеләрендә 488 кеше, шул исәптән 287 белгеч хезмәт куя. Белгечләребезнең 153е - югары, 102се һөнәри урта белемгә ия. Махсус белемгә ияләр белән тәэмин ителеш 52,2 процент. 17 кешебез атказанган хезмәткәр исемен йөртә. Хезмәткәрләребез төрле грант проектларында актив катнаша. Быел гына да шундый 22 грант эше әзерләнде. Районыбызның мәдәният өлкәсендәге кечкенә булсынмы ул, олы дәрәҗәдәгеме - һәр уңышыбыз артында һәр хезмәткәребезнең җан җылысы, тырышлыгы салынган.


    Әңгәмәдәш - Лиза Нур

    Фото aznakayevo.tatarstan.ru

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: