Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда «Мәдәни мохит» проекты башкарыла

Азнакай шәһәренең Тарсус паркында  «Мәдәни мохит» проекты кысаларында, «Мәдәни үзәк» Туган телләр һәм Халыклар бердәмлеге елына багышлап,«Татарстан халыкларының гореф-гадәтләре» дигән темага  викторина үткәрде.

Чара республикабызда яшәүче төрле халыкларның гореф-гадәтләре, шулай ук телләрнең әһәмияте һәм күптөрлелеге турында сөйләү белән башланып китте. Бу мәгълүмат яшь буын өчен зарури, чөнки, безнең зур илебездә тату һәм дус яшәүне аңлату юлларының берсе булып тора.
Балалар зур кызыксыну һәм дәрт белән викторинада катнаштылар,  үзләренең Татарстан халыклары, аларның тарихы һәм гореф-гадәтләре, төрле милләтләрнең көнкүреш һәм сәнгать-мәдәнияте турында белемнәрен күрсәттеләр.
Катнашучылар өчен хәрәкәтчән уеннар, күңелле биюләр, спорт эстафеталары оештырылды. Балаларга бигрәк тә татар орнаментын агач медальоннарга ясау буенча мастер-класс ошады.
Бәйрәм балалар арасында дустанә мөнәсәбәтләр булдырды, балаларны бер-берсенә ярдәм итәргә, төрле милләт кешеләрен хөрмәт итәргә өйрәтте.

Гүзәл Николаева, Мәдәни үзәк директоры

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев