Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда һәлакәткә юлыккан автомобиль багажнигында урланган бозау табыла

    Соңгы атнада җирлегебездә алты җинаять эше теркәлгән, аның өчесе «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Марат Кадыйров белдерде. Авылларда урлашу очраклары бар. 28 июль көнне билгеле булмаган затлар Балтач авылы яныдагы басудан 11 төргәк салам урлый. Бүгенге көндә каракларның шәхесе ачыклана. 29...

    Соңгы атнада җирлегебездә алты җинаять эше теркәлгән, аның өчесе «кайнар эз»дән ачылган. Бу хакта район эчке эшләр бүлеге начальнигының оператив эшчәнлек буенча урынбасары Марат Кадыйров белдерде. Авылларда урлашу очраклары бар.

    28 июль көнне билгеле булмаган затлар Балтач авылы яныдагы басудан 11 төргәк салам урлый. Бүгенге көндә каракларның шәхесе ачыклана.

    29 июльдә ЮХИДИ вәкилләре, юл-транспорт һәлакәтен теркәгән вакытта, "ВАЗ-2107" автомобиле багажнигында бозау барлыгы ачыклана.

    Тикшреү барышында терлекне машина шоферы белән аның пассажиры "Азнакай АФ"ның Урманай бүлекчәсеннән урлавы билгеле була.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: