Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда көзге хәрби чакырылыш башланды

Бу көздә районыбыздан 80 гә якын егет хәрби хезмәткә китәчәк.

1 октябрьдән Азнакай хәрби комиссариатында чакырылыш комиссиясе эшен башлады.

Комиссия үтүчеләрнең барысы да армиягә барырга әзер икәнлекләрен белдерделәр.

– Һава-десант гаскәрләрендә хезмәт итәргә телим. Анда ныклы чыныгу аласың, – ди Рузил Дәүләтшин

Комиссиягә туганы Василий Морзаев белән килгән. Василий үзе разведкада, аннан махсус назначениедагы частьта хезмәт иткән, шуңа күрә армия тормышы белән яхшы таныш. Булачак солдатка киңәшләрен дә биргән.

– Тормышка икенче күзлектән карарга өйрәнеп, акыл утыртып кайттым, – ди егет.

Арада хәрби юнәлештә белем алучылар да бар. Нияз Поликов техникумда хәрби-техник кадет корпусын тәмамлаган.

– Хәрби машиналар буенча автомеханик һөнәрен үзләштердем. Яхшы частька эләгермен һәм һөнәрем армиядә ярдәм итәр дип ышанам, – ди ул.

Азнакай хәрби комиссариаты бушка ДОСААФ аша армиягә китәсе егетләрне “С” категорияле шоферлыкка укыта.

– Шоферлар армиядә аеруча кирәк. Мондый мөмкинлекне кулдан ычкындырмасыннар иде. Анда бер ел стаж туплап кайтачаклар һәм яңадан эшкә урнашырга да җиңелрәк булачак, – ди хәрби комиссар Рәдиф Камалеев.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев