Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда күп балалы гаиләләр йортлар сала

    Яңа Юлда төзелеш тынып бара иде инде. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп биргәч, биредә кабат эш кайный башлады. Әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсә бистә. Һәркем булдыра алганча йорт җиткерә: кем агачтан, кем таштан сала. Берәү башта гараж-мунчасын күтәрә, кемдер өй нигезенә тотынган. Хәллерәкләр инде күтәреп тә бетерә язган...

    Яңа Юлда төзелеш тынып бара иде инде. Күп балалы гаиләләргә җир участоклары бүлеп биргәч, биредә кабат эш кайный башлады. Әкияттәге кебек, ай үсәсен көн үсә бистә.


    Һәркем булдыра алганча йорт җиткерә: кем агачтан, кем таштан сала. Берәү башта гараж-мунчасын күтәрә, кемдер өй нигезенә тотынган. Хәллерәкләр инде күтәреп тә бетерә язган диярлек. Ә бит әле узган ел гына тотынганнар иде. Кыскасы, Яңа Юлның элекке басу башы кырмыска оясыдай кайный.


    Иш янына куш дигәндәй, хөкүмәтнең бушлай җир участоклары бүлеп бирү программасы кысан фатирларда торган шактый күп балалы гаиләләргә файда китерде. Кемдер аны сатып, фатирын зурайтты, башка кирәк-ярагына тотты, ә кемдер үз җирен, үз йортын булдыра алуына куанып туя алмый. Азнакайда бит, нигездә, авылдан чыккан кешеләр яши, шуңа җиргә тартылуны аңлап була. Соңгы вакытта шәхси хуҗалыкның тәмен шәһәрнекеләр дә татып өлгерде.

    Ни дисәң дә, бакчаң яныңда, бәрәңге-суганыңны кайчан урлап китәрләр икән дип баш ватасы юк. Рәхәтләнеп мунчаңны ягып керәсең. Машинаңны ишек төбендә талап китәрләр дип кайгырасы яки стоянка өчен түлисе юк, гаражыңа керттең дә бикләдең, йокла тынычлап!


    Җир участогын күп балалы Мәҗитовлар гаиләсе дә бик шатланып алган. Илгизәр үзе эшмәкәр, хатыны Фәридә йорт эшләре белән мәшгуль.

    - Олысына унтугыз тулды, уртанчысы - унбиш, төпчегебез тугыз яшьтә. Өч бүлмәле фатирда тора идек, йортны тизрәк җиткерү нияте белән аны саттык.


    Ут бар, суны бораулатырсың да, газны тизрәк кертсеннәр иде, җылылык булса, эчке эшләрне биредә яшәп тә төгәлләп була, - ди алар.


    Бу тирәдә алар кебек күп балалы гаиләләр шактый. Әнә Гыйләҗевлар да берсеннән-берсе кечкенә өч бала дип тормыйлар, көн саен участокларына ашыгалар. Гараж белән мунчасын төзеп тә куйганнар инде.


    - Без сатып алырга дип җир эзләп йөри идек. Бәхетебезгә, дәүләт бушка бирде.Тыкрык кыры булса иде дип Аллаһтан сорый идем. Рәхмәт яугыры, теләгем кабул булды. Балалар җәй буе рәхәтләнеп биредә уйный, - ди хуҗабикә Әлфия.


    Архитектура бүлеге хәбәр итүенчә, бу участокларны су һәм газ белән тәэмин итү челтәрләрен проектлаштыру буенча эшләр башланган һәм проект этаплап шушы ике ел эчендә әзер булачак. Аннан инде тормышка ашыру өчен акча юнәтәсе һәм программага кертәсе кала.


    - Үз кесәбездән түләп кертергә дә мөмкин, берәүләр риза, берәүләрнең хәленнән килми, - ди Илгизәр Мәҗитов.


    Әмма әлегә бу турыда уйламаска тырышалар, җан биргәнгә юнь биргән дип, баш-аяк төзелеш белән мәшгуль күп балалы гаиләләр.


    Резеда ШӘРИПОВА, автор фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: