Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда котыру чиренә каршы ветеринарлар көрәшә

    Авыру кеше үзенең кайсы җире авыртканын әйтә ала. Нәниләр, теле белән әйтә алмаса да, авыруын елап белдерә. Ә менә терлекләр, кече туганнарыбыз авырулары хакында "әйтә " дә, "елый" да алмыйлар. Мал табиблары исә терлек, җәнлекләр белән уртак тел дә таба, дәвалый да. Ничек икән? Без дәвалау ысуллары, гомумән, районыбызда ветеринария...

    Авыру кеше үзенең кайсы җире авыртканын әйтә ала. Нәниләр, теле белән әйтә алмаса да, авыруын елап белдерә. Ә менә терлекләр, кече туганнарыбыз авырулары хакында "әйтә " дә, "елый" да алмыйлар. Мал табиблары исә терлек, җәнлекләр белән уртак тел дә таба, дәвалый да. Ничек икән? Без дәвалау ысуллары, гомумән, районыбызда ветеринария эшчәнлеге хакында сөйләвен сорап, Азнакай ветиринария берләшмәсе җитәкчесе Рөстәм Әхмәтшинга мөрәҗәгать иттек.
    - Безнең эшчәнлек гаять киң. Азнакай ветеринар берләшмәсе хезмәткәрләренең төп бурычы: авыл хуҗалыгы, йорт хайваннарының, кошлар, балык һәм бал кортларының авыруларын кисәтү һәм дәвалау; терлекчелек продуктларының куркынычсызлыгына тиешле закончалыклар нигезендә күзәтчелек итү; маллар һәм кешеләрнең иминлеген читтән кергән авырулардан саклау һәм башкалар. Районда 17 авыл хуҗалыгы формированиесе, 29 фермер хуҗалыгы бар. Аларда 25039 мөгезле эре терлек, 622 сарык, 487 ат бар. Шулай ук 78 торак пунктындагы шәхси хуҗалыкларда 7985 баш мөгезле эре терлек, 7360 сарык, 247 ат, 296 дуңгыз, 4 меңгә якын мәче һәм эт бар. Озак еллар дәвамында без түләмә, туберкулез, бруцеллез, лептоспироз, эмкар, үләт һәм башка куркыныч йогышлы авырулар буенча тотрыклы иминлекне саклап кала алдык. Алга куелган бурычларны үтәү өчен ветеринария хезмәте тарафыннан төрле дәвалау-профилактика, ветеринария-санитария чаралары уздырыла. Ел саен 170 меңләп хайванга төрле вакцинация, профилактик эшкәртүләр үткәрелә. Агымдагы елда 70 төр авыруга каршы эпизоотик чаралар буенча план 100 процентка үтәлде. Азнакай ветеринария лабораториясендә 30 төр диагностик тикшерүләр уздырыла. Шәһәр ветеринар клиникасында авыру хайваннарны кабул итәбез, төрле операцияләр, вакцинацияләр уздырабыз. Соңгы елларда ветеринария лабораториясе эшчәнлеге терлекчелектә төп урынны тота. Ул терлекләрнең массакүләм авыруын үзвакытында кисәтә. Быел ветлабораториянең яңа бинасын төзү эшләре башланды. Киләсе елда аны тәмамларбыз, кирәкле технологик һәм лаборатор җиһазлар белән дә коралланырбыз дип торабыз.
    - Авыл җирлегендә мал табибы элек-электән иң абруйлы кешеләрдән саналган. Хәзер мал асраучылар да күп. Кешеләр бераз авырса, фельдшер акушерлык пунктларына юл тота. Ә терлекләр авырып китсә?
    - 2014-15 елларда гына да Кәкре Елга, Тымытык авылларында участок ветеринар пунктлары ачылды. Киләсе елда Чалпы авылында да хайваннар өчен шундый дәваханә төзү күздә тотыла. Монда малны гына түгел, эт, мәчене дәваларга алып килергә мөмкин.
    - Соңгы вакытта хайваннарда котыру авыруы халыкны зур борчуга сала. Мәсәлән, төлкеләрне хәзер шәһәр урамында да очратучылар бар икән.
    - Әйе, бу бүгенге көндә мөһим проблемаларның берсе булып тора. Котыру - йогышлы һәм үлемгә китерергә мөмкин булган куркыныч авыруларның берсе. Аны күпчелек ерткыч хайваннар тарата. Шәхси йорт ихаталарына кереп, төлкеләр кешеләргә, йорт хайваннарына ташлана. Безнең районда ерткыч һәм йорт хайваннары арасында 2010 елда шундый 27 очрак теркәлсә, 2011 дә - 9; 2012 дә -18; 2013 тә - 17; 2014 тә - 1, ә бүгенге көнгә 13 очрак теркәлгән. Авыру йоктыручы хайваннар арасында бер эт, өч мәче, җиде төлке, ике мөгезле эре терлек бар. Мондый очраклар Чәкән, 1 Май, Әсәй, Сарлы, Митрәй, Уразай авылларында теркәлгән. Һәрбер очрак буенча профилактика һәм чыганакны бетерү буенча ветеринария хезмәткәрләре тарафыннан ашыгыч чаралар күрелә. Быел бу уңайдан республикакүләм икеайлык узды. Бу чорда барлык авыл һәм шәхси ярдәмче хуҗалыкларда йорт терлекләренә вакцина ясалды. Авыл җирлекләре, мәктәпләр, оешма-предприятиеләрдә, район газетасы аша төрле кисәтү һәм аңлату эшләре алып барылды. Төп профилактика чараларының берсе - ерткыч, хуҗасыз хайваннарның санын киметү. Быел аучылар бригадасы һәм «МППБ и О» хезмәткәрләре көче белән 925 хуҗасыз эт, 37 мәче, 643 төлке атылды.
    - "Табиб кешене дәваласа, ветеринар бөтен кешелек сәламәтлеге сагында тора". Бөек галим И. П. Павлов шулай дигән. Ветеринария табибларына игътибар артты кебек. Соңгы елларда аларның һөнәри бәйрәмнәрен дә билгеләп үтә башладылар.
    - Әйе, быел Азнакайда республиканың барлык ветеринар хезмәткәрләре өчен зур бәйрәм оештырылды. Республиканың төрле төбәкләреннән килгән белгечләр ветеринария хезмәте, алда торган проблемалар буенча үзара фикер дә алыштылар. Билгеле, дару белән генә яхшы уңышларга ирешү мөмкин түгел. Алдынгы алымнарны үз эшебездә кулланып, алга карап яшәргә кирәк.
    - Халыкка нинди киңәшләрегез бар.
    - Иминлегебез күп очракта үзебездән тора. Йорт-җирләребезне карап тотыйк, терлекләрне күзәтеп торыйк. Читтән кергән, шикле машиналардан сатылучы продукцияләрне сатып алмыйк. Игътибарлы һәм сак булыйк!
    - Әңгәмәгез өчен рәхмәт!
    Әңгәмәдәш: Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: