Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда комсомол туган көнне яңа китап белән билгеләп үттеләр

    Бүген Азнакай шәһәре Мәдәни үзәгендә комсомол туган көнгә багышланган чара узды.

    Анда район комсомол тарихына багышланган китап тәкъдир ителде. Төрле чорларда районның яшьләр оешмасын җитәкләүчеләр, комсомол активистлары очрашып, матур хәтирәләргә уралдылар.

    ”Сез удар төзелешләрдә, төрле тармакларда ярышып эшләп, илебез, районыбыз үсешенә, яшь буынны патриотик рухта тәрбияләүгә зур өлешегезне керткәнсез, - дип билгеләп үтте район башлыгы Марсель Шәйдуллин үзенең чыгышында.

    Ул китап төзүчеләргә рәхмәтен җиткереп, истәлекле бүләклр тапшырды.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: