Азнакайда хезмәтне саклау торышын тикшерделәр
Районның Наҗәт Нәгыймов җитәкчелегендәге хезмәтне саклау комиссиясенең чираттагы утырышы бүгенге көннең актуаль мәсьәләләре, шул ук коронавирус белән килеп туган хәл торышы хакында сөйләшүдән башланды.
Хезмәт коллективлары алдына куелган бурыч-таләпләрнең урыннарда ничек саклануы, үтәлеше белән кызыксынып, берничә мәгариф учреждениесенә тикшерү үткәрү хакында карарга киленде.
Комиссия бу көнне шәһәрнең 1 нче мәктәбендә һәм шул ук яңа микрорайонда урнашкан “Тамчыкай” балалар бакчасында булды. Аларда Рамиль Гатиятуллин җитәкчелегендәге эш төркеме хезмәт һәм аны саклау шартлары, таләпләрен тәфсилләп тикшерде, санитария-гигиена кагыйдәләрен үтәүдә нинди шартлар тудырылуы да игътибар үзәгенә алынды. Учреждениеләрнең икесендә дә тулаем алганда барлык таләпләр дә үтәлә, хезмәтне саклау буенча документлар да тәртиптә. Кайбер вак-төяк җитешсезлекләр буенча күрсәтмәләр бирелде, тәкъдимнәр җиткерелде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Подпишитесь на Telegram- канал газеты «Маяк», а так же читайте нас в «Дзен» и всегда оставайтесь в курсе новостей района!
Нет комментариев