Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ишек алларын төзекләндерү дәвам итә

    “Безнең ишек алды” республика программасына Азнакай муниципаль районында барлыгы 135 ишек алды кергән.

    Азнакай районында “Безнең ишек алды” республика программасы уңышлы тормышка ашырыла.

    Әлеге программага районда барлыгы 135 ишек алды кергән. Быел исә барлыгы 28 ишек алдында яңартыла. Аларның 22 се – шәһәрдә, 6 сы – Актүбә бистәсендә.

    Әлеге программа нигезендә ишек алларына балалар өчен уен мәйданчыклары куела, автостоянкалар, тротуарлар, юллар асфальтлана һәм халык соравы буенча башка уңайлыклар тудырыла.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: