Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Инвалидлар декадасы бара

    Азнакай шәһәренең Әлфия Хисаметдинова җитәкчелегендәге 1 нче территориаль иҗтимагый үзидарәсе Инвалидлар декадасы уңаеннан һөнәр көллиятендә бәйрәм чарасы үткәрде.

    Анда йөздән артык кеше чакырулы иде. Аш табыны артында алар үзешчәннәребезнең җыр-моңнарын тыңлап, ял итеп утырдылар.

    Әлеге үзидарә территориясендә яшәүче мөмкинлекләре чикле кешеләрне шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Марат Солтанов узган бәйрәмнәр һәм якынлашып килүче Яңа ел белән тәбрикләп, изге теләкләрен җиткерде.

     

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: