Азнакай

Азнакай районы

18+
Рус Тат
ҖӘМГЫЯТЬ

Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш буенча турнир узды

Шәһәр-район Мәдәният йортында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә беренче тапкыр татар-башкорт көрәше буенча турнир узды. Аны Солтановның гаилә әгъзалары оештырды. Бәйгедә таныл- ган көрәшче-җырчы Вил Усманов, Бөгелмә зона торак инспекциясе начальнигы Руфан Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм Инсаф...

Шәһәр-район Мәдәният йортында Россия торак-коммуналь хуҗалыгының Мактаулы хезмәткәре, Татарстан Республикасының Атказанган торак-коммуналь хуҗалыгы хезмәткәре Инсаф Солтанов истәлегенә беренче тапкыр татар-башкорт көрәше буенча турнир узды.


Аны Солтановның гаилә әгъзалары оештырды. Бәйгедә таныл- ган көрәшче-җырчы Вил Усманов, Бөгелмә зона торак инспекциясе начальнигы Руфан Галиев, район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов һәм Инсаф Сәит улы белән бер чорда эшләгән хезмәттәшләре, дуслары катнашты. И.Солтановның шәһәр үсешенә керткән өлешен югары бәяләп, алар алга таба да мондый турнирның дәвам итәчәгенә ышанычларын белдерделәр.
Бу көрәштә районның иң көчле ир-егетләре бил алышты. Нәтиҗәдә төрле авырлык категорияләре буенча беренчелекне Артур Солтанов, Илшат Муллаянов, Ирек Йосыпов, Айдар Алтынбаев, Илгиз Әзһәмов, Илдар Алтынбаев, ветераннар арасында Рәйхан Асылов алды. Алар Диплом, акчалата приз, медаль һәм сувенир белән бүләкләнде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Азнакайда Инсаф Солтанов истәлегенә көрәш буенча турнир узды