Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда ике власть кушылды

    Безнең очракта ул бары тик файдага гына булды. Безнең диюем: "дүртенче власть" саналган матбугат - "Маяк" газетасы редакциясе һәм инде Азнакай шәһәр суды, аны тәгаенләп тору да кирәкмәс, закон сагы, власть органы. Инде дистә елдан артык барган бу дуслык, үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсен сөйләп торасы түгел, укучыбыз да яхшы тоядыр. Өч...

    Безнең очракта ул бары тик файдага гына булды. Безнең диюем: "дүртенче власть" саналган матбугат - "Маяк" газетасы редакциясе һәм инде Азнакай шәһәр суды, аны тәгаенләп тору да кирәкмәс, закон сагы, власть органы.

    Инде дистә елдан артык барган бу дуслык, үзара хезмәттәшлекнең нәтиҗәсен сөйләп торасы түгел, укучыбыз да яхшы тоядыр. Өч ай саен дөнья күреп килгән "Фемида" битләрендә закончалыклардагы үзгәрешләр белән даими таныштырып киләбез, юрист киңәшләре дә ярап куя торгандыр, суд залларыннан гыйбрәтле язмалар да уйландырмый калмас. Әледән-әле үтеп торган түгәрәк өстәлләрдә, матбугат конференцияләрендә канун сагындагыларга журналист сорауларыннан тыш, газета укучыларыбызны кызыксындырган, уйландырган, борчылдырган проблемаларны да күтәрәбез.


    Чираттагы очрашуыбызны хезмәт көненнән соң, җәйнең тымызык, матур бер кичендә, инде азнакайлылар яратып өлгергән Мәнәвез тавындагы ял базасында үткәрергә булдык. "Галстуксыз" очрашуда алга уртак планнар корылды, "Фемида" сәхифәсен тагын да кызыклырак итү турында сөйләшенде, ил-көн яңалыклары тирәсендә дә гәп куерды...


    Табигать кочагында тәмам иркенәеп, рәхәтләнеп кинәндек: олы гәлүшләр, капчык киеп йөгерү, кашыкка йомырка салып узышу... - берсе дә калмады. Ә инде күпләребез өчен яңа төр хәрби - спорт уены - пейнтбол 1-2 килоны ук "сыгып алды", тәннәр җиңеләеп китте. Кулга "корал" алуга башта җан тырмашып торса да, "дошман" ядрәсеннән качу стратегиясен эзли башлагач, мавыгып китеп, уенның бетүенә көрсенеп тә куйдык әле.

    Дуслык җиңде. "Сугыш уены" вакытында барыбызның да күңелендә бер үк уй бөтерелгән икән: Украинада да, ниһаять, аңлашу тусын, дуслык, туганлык хакимлек итсен иде! Сугышлар спорт уенына әверелеп тарихта гына калсын


    Әнә шулай җан-тәннәргә бер еллык дәрт-дәрман өстәп таралыштык очрашудан. Алга таба да шулай күрешеп торырга язсын!

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: