Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда игелек марафоны узды

    Язмышларның ничек языласын беркем дә белми. Дөньяда төрле хәлләр була, кемдер авариягә эләгә, кемнеңдер ишеген каты авыру шакый, ә кемнәрдер якты дөньяга аваз салганда ук физик кимчелекле булып туа... Чарасызлыктан гаҗиз булып, сыгылып төшкәндә адәм баласына кайчак бер җылы сүз, ихлас күңелдән сузылган ярдәм кулы да җитә. 13 декабрьдә Азнакай...

    Язмышларның ничек языласын беркем дә белми. Дөньяда төрле хәлләр була, кемдер авариягә эләгә, кемнеңдер ишеген каты авыру шакый, ә кемнәрдер якты дөньяга аваз салганда ук физик кимчелекле булып туа... Чарасызлыктан гаҗиз булып, сыгылып төшкәндә адәм баласына кайчак бер җылы сүз, ихлас күңелдән сузылган ярдәм кулы да җитә. 13 декабрьдә Азнакай район һәм шәһәр Мәдәният йортында физик мөмкинлекләре чикләнгәннәр ункөнлеге кысаларында "Өмет чаткылары" шәфкатьлелек марафонында күрсәтелгән шәфкатьлелек чаралары яралы күңелләргә дәва булгандыр. Мондый марафон районыбызда 13нче тапкыр үткәрелеп, матур традициягә әйләнде.

    Районда әлеге игелекле чарага өлешен кертергә теләүчеләр шыктый булды. Моны акча салу өчен махсус куелган әрҗәләр янына җыелган халыкның чиратка тезелүеннән дә күрергә була иде.

    Марафон тамаша залына күчте. Муниципаль район башлыгы урынбасары Наҗәт Нәгыймов һәркемне әлеге игелекле чарада актив катнашырга чакырды. Ул ункөнлек дәвамында район күләмендә шактый шәфкатьлелек чаралары узуын билгеләп үтте. Район һәм шәһәр депутатларының исә физик мөмкинлекләре чикле өлкән яшьтәгеләр һәм балаларның өйләренә барып, хәлләрен белешеп, матди ярдәм күрсәтүләрен, бер көнлек хезмәт хакларын шәфкатьлелек фондына күчерүләрен хәбәр итте. Бер төркем сабыйлар Наҗәт абыйлары кулыннан уенчыклар, бүләкләр алды.

    Мөмкинлекләре чикләнгән балалар язмышын чагылдырган фильмнарны тыныч күңел белән карап булмый. Сабыйларның дәваланасы, башка сәламәт балалар кебек йөгерәсе, уйныйсылары килә. Күзләренә тилмереп караган балаларының хәлен яхшырту өчен ни кылырга белмәгән әти-әниләр тагын да кызганычрак.

    Әле яши дә башламаган сабыйлар инде ниләр генә күрергә өлгермәгән. 4 яшьлек Данис та инде ике катлаулы операция кичергән. Көн саен авыр процедураларны өлкән кешеләр кебек еламый гына уздырырга өйрәнгән ул. Күрәсең, шушы кечкенә сабыйның әнисенең болай да телгәләнгән йөрәген борчыйсы килми. Әле тагын күпме шифаханә юлларын таптыйсы, күпме авырлыклар кичерәсе бардыр. Анысын, бер Ходай гына белә.

    Азалия инде 5 операция кичергән. Сеңлесе Диләрәгә дә операция ясатырга, дәваланырга кирәк. Берүзе өч бала тәрбияләүче әниләре Айзәрәгә ай-һай бик авырдыр шул.

    Садретдиновлар гаиләсендә дүрт бала тәрбияләнә. Шуларның икесе физик кимчелекле һәм тумыштан ук кыйммәтле дарулар кирәк. Фәнзилгә Казандагы түләүле клиникада операция ясалгач, хәле шактый яхшырган һәм йөри башлаган. Әмма әле тагын да бик күп чыгымнар кирәк. Кайдан алырга, ничек җиткерергә?

    Әйе, гел дә кулдан төшмәгән, каты авыртулардан сызланып елаучы Артурны, тууга ук авыру икәнен белеп, әнисе ташлап киткән якты дөньяны күрүдән мәхрүм Рубинны, үзе ашый да, хәрәкәтләнә дә алмаган церебраль паралич авырулы Азатны алыйкмы... һәммәсенә ярдәм кирәк, ышанычларын аклыйсы, ачы язмышларын аз гына булса да җиңеләйтәсе, күңелләрендә өмет чаткылары кабызасы иде ул балаларның. Ә алар аз түгел, безнең районда шундый ачы язмышлы 290 бала бар.

    Кемнеңдер тупырдап торган сәламәт баласы да артык булганда. Бу балаларның әти-әниләренең кадерлесе булып, яратылып яшәүләренә сөенеп куясың. Бу әти-әниләрнең һәммәсенә түземлеге, сабырлыгы, йокысыз төннәре өчен генә дә һәйкәл куярлык.

    - Тупырдап торган сәламәт балаларын калдырып киткән аналарны мин бөтенләй аңламыйм, - ди Эльвира ханым. - Ничек шулкадәр бәгырьсез булырга мөмкин. - Мин бала туганнан бирле эшләмим, (Эльвира җиткән кыз булып килә) нинди генә хәлдә дә сабырлыгымны саклыйм, зарланмыйм. Без кызыбызны бик нык яратабыз. Берүк исән генә була күрсен.

    Әмма, дөнья син уйлаганча гына бармый икән ул. Көтмәгәндә, уйламаганда газиз балаңны да алып китә. Педагог Наилә Шәяхмәтова озак еллар дәвамында балалар иҗаты үзәгендә инвалид балалар белән эшләде. Хәтерлим, балалар белән ул алып барган кичәләрне күз яшьләресез генә карап булмый иде. Шул балалар өчен өзгәләнүе генә җитмәгән, уйламаганда бу олы йөрәкле ханымның үзенең дә бәгырь җимеше - кызы каты авырып китә һәм кечкенә сабыен калдырып, мәңгелеккә күзләрен йома. Дәваланырга дип җыелган 30 мең сум акчаны кулланырга, операциягә барырга да өлгерми ул. Бүгенге марафонда Наилә ханым шул акчаны тапшырып, кызының соңгы теләген үтәде.

    Могҗизалы марафон булды бу. Районыбыз җитәкчеләре, оешма-предприятие коллективлары, эшмәкәрләр игелек үрнәге күрсәттеләр. Балалар марафонда җитәкче, эшмәкәр һәм бик күп оешма-предприятиеләрдән килгән апа-абыйлары кулыннан бүләкләр, уенчыклар алдылар. Балалар үзләре дә бүләксез калмадылар. Әнә кечкенә Даниэль район башлыгы Марсель абыйсы Шәйдуллинга бик матур итеп рәсем ясаган. Марафонда балаларны тәрбияләүче ата-аналарга да аерым хөрмәт күрсәтелде.

    Бәйрәм Балалар иҗаты үзәге хезмәткәрләре һәм мөмкинлеләре чикләнгәннәрнең үзләренең концерт номерлары белән аралашып барды. Аларның моңы да, сүзләре дә үзгә, күңелләрне тетрәндерерлек шул.

    Марафондагы игелек, шәфкатьлелек кылган кешеләр, ярдәмгә мохтаҗ балалар хакында сөйләп кенә бетерерлекме? Алып баручылар чара азагында 1 млн 16 мең сум акча җыелуын хәбәр иттеләр. Бусы шушы вакыт эчендә махсус әрҗәләргә салынганы гына. Игелек дәвам итә. "Ил төкерсә, күл була ", - диләр бит. Ярдәм күрсәтергә кайчан да соң түгел.

    - Сез күрсәткән игелек, яхшылык үзегезгә үк кире әйләнеп кайта. Дөньяны игелек коткара. Игелекле булыйк, тирә-юнебездә ярдәмгә мохтаҗлар яныннан битараф кына үтеп китмик. Аларга өмет бүләк итик! - диде район башкарма комитеты җитәкчесе Айдар Шәмсетдинов.

    Нәсимә ФАЗЛЫЕВА

    Фото http://aznakayevo.tatarstan.ru/

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: