Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда иң күп көтүлек – Стәрле авылында

    Таң әтәчләре аваз салуга, абзар-курада сыерлар мөгрәгән, чиләкләр шалтыраган тавышлар ишетелә башлый. Уңган хуҗабикәләр пары бөркеп торган сөтләрен салкын сулы ләгәнгә утырткан арада, урамны яңгыратып көтүче чыбыркысы шартлый... Бу - балачак ха-тирәсе... Күптән инде чыбыркы шартлаганын ишеткән дә, кояш офыкка терәлә башлагач, җилемнәреннән сөт тамыза-тамыза сыерлар көтүдән кайтканын карап хозурланган...

    Таң әтәчләре аваз салуга, абзар-курада сыерлар мөгрәгән, чиләкләр шалтыраган тавышлар ишетелә башлый. Уңган хуҗабикәләр пары бөркеп торган сөтләрен салкын сулы ләгәнгә утырткан арада, урамны яңгыратып көтүче чыбыркысы шартлый...


    Бу - балачак ха-тирәсе... Күптән инде чыбыркы шартлаганын ишеткән дә, кояш офыкка терәлә башлагач, җилемнәреннән сөт тамыза-тамыза сыерлар көтүдән кайтканын карап хозурланган да юк. Урамыбызга бер сыер бар. Хәер, авыл буенча да аларның саны бер кул бармагын бөкләргә дә җитмидер. Картаюга таба йөз тоткан кече авылларга хас күренеш бу.


    - Элек көтүгә 250 баш сыер чыга иде, хәзер ике авылга - 56. Колхоз беткәч, салам, икмәк бирүче юк. Күбесе пай җирләрен сатып бетерде. Өлкән яшьтәгеләрнең дәрте бар, дәрманы юк, яшьләр нигездә нефть тармагында эшли, шуңа олы мал асрап азапланасылары килми, сөтен-каймагын сатып алуны хуп күрәләр, - ди Мәлбагыш авыл җирлеге башлыгы Ильмира Әхмәтова.


    Шулай да сыйлы көнең сыер икәнен аңлаучылар авырлыкларга карамый. Карамалы авылында Ибраһимовлар, мәсәлән, 5 баш сыер тоталар.


    - Ундүрт баш асраган чаклар да булды. Районнан сыер саву аппараты бүләк иттеләр. Печәнне үзебез дә чабабыз, сатып та алабыз, - ди хуҗабикә Налия.


    Ире Наил туган якларын җирсегәч, гаилә 2001 елда Чаллыдан күченеп кайта.


    Карамалының үзендә йөздән артык, Таллы Бүләктә - җитмешкә якын, Октябрь Бүләктә илледән артык сыер көтүгә чыга.


    - Авыл халкы җир пайларын "Таллы Бүләк" хуҗалыгына тапшырды. Узган көз бер пай җиренә 3 центнер фураж, 3 түк печән бирелде, - ди Карамалы авыл җирлеге башкарма комитеты секретаре Җәмилә Шәвәлиева.


    Кәкре Елга белән Кәтем авылларында да сөтлебикәләрдән ваз кичмәгәннәр. Биредә шулай ук хуҗалык викасын, фуражын бирә, җитәрлек печәнне басу-кырдан юнәтәләр.


    Авылы-авылы белән дистәдән артык мөгезле эре терлек асраучы хуҗалыклар бар. Урсайдан Җамалиевлар, Кәримовлар, Зиатдиновлар, Мөслимнән Абдуллиннар, Шакировлар, Умаровлар, Әхмәтовлар эштән курыкмыйлар, сөтнең табышлы тармак икәнен яхшы аңлыйлар. Биредә халыктан сөт җыю оештырылган, күпләп асраучыларның кесәсенә айга 20-30 мең сум акча керә. Пай җирләрен үз техникалары белән үзләре эшкәртәләр дә икән.


    - Иң күп көтүлек - Стәрледә, анда 243 сыер. Шулай ук Тымытык, Әгер, Урсай, Чәкән, Җиңү бистәсе, Урманай, Кәкре Елга авылларында маллар ишле, - ди район ветеринария берләшмәсе мал табибы Гамир Зиннуров.


    Күпчелек авылларда шәхси хуҗалык малларын чиратлап көтәләр. Бу - сыерлар күп булган авылларда кулай. Кайберләрендә көтүче яллыйлар. Мәлбагышта әлеге эшне ике яшүсмер башкара, һәр хуҗалык аларга айга 1000 сум түли.


    Һаман да шул балачакка кайтып, көтү көткән чаклар искә төшә. Җилкәгә чәй, йомырка, каймак ягылган ипи, кәнфит тутырылган сумка асып, шартлата белмәсәң дә, рәвешен китереп, кулга чыбыркы тотып, сыерларны тау бите буйлап куып алып китәсең. Кайсы көнне эссе кояш кыздыра, кайсы көнне чиләкләп яңгыр коя.

    Иң рәхәте - туплауга төшкәч. Берәр агач күләгәсен табып, яшел чирәмгә сузылып ятасың да, изрәп йокыга китәсең. Уянсаң, ярты көтү иген басуына кереп тулган. Аларны куа-куа аяклар калмый. Ниһаять кич җитә, малкайлар үзләре дә җилемнәрен тизрәк бушатырга дип авылга таба чаптыралар. Кайтуга сине кайнар мунча, тәмле аш көтә. Бәхетле чаклар!.. Авылны һаман да шулай көтүле һәм иртәләрен чыбыркы шартлаткан тавышлы итеп күрәсе килә.


    Резеда ШӘРИПОВА

    Нәсимә Фазлыева фотосы

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: