Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда Әхәт Мөхәметшинның да эзләре саклана

    Өч дистә елдан артык гомерен "Маяк" газетасына багышлаган Әхәт Мөхәммәтшин турында бу мәкалә 1997 елның 7 июнь санында дөнья күргән. Аннан соң күпме сулар аккан! Әхәт ага үзе дә арабызда күптән юк инде. Әмма аның истәлекләре, исеме - хезмәттәшләре һәм азнакайлылар күңелендә мәңге саклана. Машина җитез генә асфальт юлдан элдерә....

    Өч дистә елдан артык гомерен "Маяк" газетасына багышлаган Әхәт Мөхәммәтшин турында бу мәкалә 1997 елның 7 июнь санында дөнья күргән. Аннан соң күпме сулар аккан! Әхәт ага үзе дә арабызда күптән юк инде. Әмма аның истәлекләре, исеме - хезмәттәшләре һәм азнакайлылар күңелендә мәңге саклана.
    Машина җитез генә асфальт юлдан элдерә. Юл кырыендагы агачлар белән бергә йөгерешеп чакрымнар артта кала. Уйлар да шулай - берсен-берсе куалап, этә-төртә кайсыдыр өскәрәк чыга, кайсыдыр күңел читенә елыша. Әйе, бар да урынлы, бүген үткәннәргә күз салган, хәтер кузгалган көн. Сәфәр чыгуыбыз да бит юкка түгел. Әле генә шаулап-гөрләп лаеклы ялга озаткан өлкән коллегабызны сагынып килүебез.
    - Бөгелмәгә күченеп яши башлавыбызга ике ел үтеп тә китте. Азнакай сагындыра, редакция тормышы гел истә, төшләремә кереп йөдәтә. Әнә күпме үзгәрешләр булган инде, күпме яңалыклар алып килгәнсез. Көнләп үсә хәзер Азнакай. Үткәннәр дисең, истә, бар да истә алар, - ди Әхәт ага Мөхәммәтшин (рәсемдә икенче рәттә уңнан икенче) күрешеп, әңгәмә ялганып киткәч тә.
    Әйе, редакция тормышында бер кайнап чыккан кеше гадәти булмаган әлеге тормыштан тиз генә аерыла алмый. Ә бит Әхәт аганың 30 ел гомере, шуның өчтән бере баш мөхәррир вазифасында, шушы җаваплы хезмәткә багышланган.
    - Туган авылым Нәдергә (Әлмәт районы) каникул чорында ялга кайттым. Шуннан, язмыштыр инде, сукмаклар кирегә илтмәде, хезмәт юлым редакция эшчәнлеге белән бәйләнде, шушында эшкә чакыруга риза булдым. 1965 елның 12 апреле иде бу - нәкъ шул көнне редакция Әлмәттән Азнакайга күченеп кайтты. Редактор Ниһат Мозаффаров, редактор урынбасары Ибраһим Вәлиев иде. Редакциянең бар булган җиһазын Комсомол урамындагы баракка күчердек. Ул чорда дубляж буенча редактор урынбасары булып Антонина Таланова эшләде, тәрҗемәчеләр Хәкимә Шәйхуллина белән Әлфия Батталова иде. Чак кына соңрак җаваплы секретарь булып Мөгамбәр Шәрифуллин килде. Машинистка Зәйтүнә Мортазина, корректорлар Габидә Җиһаншина белән Роза Шәрифуллина булды. Хезмәтемне мин әдәби хезмәткәр булып башладым. Аннан бүлек мөдирләре: хатлар, авыл хуҗалыгы... Бу вакытта районда беренче секретарь булып Әнвәр Баһаветдинов эшләде. Бик таләпчән, эшчән кеше булды һәм, билгеле, бездән дә шундый эш таләп итте.
    Азнакай җирлегендә "Коммуна" "Маяк" газетасы булып, әнә шулай икенче сулышын алып эшләп китә. Еллар үткән саен редакция белемле кадрлар белән тулылана бара. Газета эшенә Әсгать Сәгытдинов, Ирек Бәдретдинов, Энҗе Вәлиева, Мәхмүт Хәсәнов, Мөсәгыйть Хәбибуллин; Бөгелмәнең "Геофизик Татарии" газетасында редактор булып эшләгән Хәйдәр Хәлимуллин килә. Ул чорда редактор Ибраһим Дәүләтшин була.1974 елдан "Маяк" газетасында редактор булып Әхәт Мөхәммәтшин эшли башлый.
    - Бина кирәк. Баракта кысан, тыгыз, эшләү бик авыр. Җитмәсә, типография янды. Нишләргә? Бу вакытта безгә нефтьчеләр ярдәмгә килде, әле дә рәхмәтлемен мин аларга. Мең кыенлык белән, үзем генә беләм, алдык без хәзер дә сез эшли торган Островский урамындагы 12 нче йорт бинасын. Бер Баһаветдиновка керәм, китәм Панфилов янына (район башкарма комитеты рәисе), аннан Старов янына - нефтьчеләр идарәсе җитәкчесе кабинетына йөгерәм. Район комитеты бюросы карары бар, бинаны безгә бирергә, диелгән анда. Ә Старов әлеге бина нефтьчеләр балансында, дип нык тора. Шулай итеп йөри торгач, ничек итсәк иттек, ниһаять, килештек! Аннан, әлеге спорт бинасында төзелеш эшләре башланды, бүлмәләр бүлү китте. Һәм нәкъ шул чакта Мәскәүдә "Советский спорт" газетасы Азнакайда спортка караш түбән, махсус спорт бинасын редакциягә биргәннәр, дип язып чыкты. Шулай итеп, өстәгеләр тагын бер каударланып алдылар - әмма, шөкер, эш эшләнгән, бинага без хуҗа идек инде. Әйтәсем килә - район җитәкчеләре, нефтьчеләр матбугатка йөз белән иделәр. Авырлык белән булса да, хәлне аңладылар. Газета бит халык өчен, район өчен кирәк...
    Әхәт Хаҗиевич әнә шулай дулкынланып сөйли дә сөйли. Газета хезмәткәрләре ил-көн, район тормышын яктыртуда зур тырышлык куялар. Совет төзелеше, партия, комсомол, профсоюз тормышы, авыл хуҗалыгы, тормыш-көнкүрешнең төрле өлкәләрендә социалистик ярышны киң җәелдерү, үсеп килүче сәнәгатьне яктырту - берсе дә корреспондентлар күзлегеннән читтә калмый. Бу елларда Башкортстан республикасыннан Бакалы белән Азнакай районнары социалистик ярыш җәелдереп җибәрә. Ярышны яктырту буенча газета республикада алдынгы урыннарны яулап килә, редактор Әхәт Мөхәммәтшин Казан телевидениесе аша чыгыш ясарга чакырыла.
    Азнакай тарихында үзенең намуслы хезмәте белән матур эз калдырып киткән Әхәт Хаҗи улы Мөхәммәтшин әнә шулай Бөгелмә каласында торып, яшьлек эзләре калган Азнакай өчен горурланып, сөенеп яши.
    Надия ШӘЙХЕТДИНОВА

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: