Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда хорлар көрәште. ФОТО, ВИДЕОРЕПОРТАЖ.

    Бүген Азнакай балалар иҗаты үзәгендә чын-чынлап хорлар көрәше булды.Беренче тапкыр үткәрелә торган муниөипалҗ бәйгедә 11 мәктәп хоры катнашты. Әлеге бәйге мәгариф идарәсе тарафыннан Җиңү бәйрәме уңаеннан сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылган. Гран-прига Азнакай 2 нче урта мәктәбенең Зөлфия Галиева җитәкчелегендәге «Радость» коллективы лаек булды....

    Бүген Азнакай балалар иҗаты үзәгендә чын-чынлап хорлар көрәше булды.Беренче тапкыр үткәрелә торган муниөипалҗ бәйгедә 11 мәктәп хоры катнашты. Әлеге бәйге мәгариф идарәсе тарафыннан Җиңү бәйрәме уңаеннан сәләтле балаларны ачыклау, хор җырын популярлаштыру, патриотик хисләр тәрбияләү максатыннан оештырылган.

    Гран-прига Азнакай 2 нче урта мәктәбенең Зөлфия Галиева җитәкчелегендәге «Радость» коллективы лаек булды. Беренче урынны 7 нче мәктәпнең Резеда Гыйләҗева җитәкчелегендәге «Казаки» хоры яулады. Икенче урынны 9 нчы мәктәптән «Юность» (җитәкчесе Зөлфия Галимова) һәм 8 нче мәктәптән «Память» (җитәкчесе Фәйрүзә Гатауллина), өченче урынны - 3 нче мәктәптән «Сюрприз» (җитәкчесе Рәсимә Фәхртдинова) һәм Актүбә 2 нче урта мәктәбеннән «Птички певчие» (җитәкчесе Елена Мурзина) бүлештеләр.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: