Азнакаево
  • Рус Тат
  • Азнакайда хатын-кызлар арасында “Автоледи-2014” бәйгесе узачак

    Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк, гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны елдан-ел арта. Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да 9 август көнне 11.00 сәгатьтә "РОСТО" (ДОСААФ) техника-спорт җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2014" бәйгесе...

    Әле моннан дистә еллар элек кенә хатын-кызны руль артында күрсәк, гаҗәпкә кала идек. Ә хәзер юлларда хатын-кыз шоферлар күбрәк тә кебек. Безнең районда да аларның саны елдан-ел арта.

    Гамәлгә кергән традиция буенча, быел да 9 август көнне 11.00 сәгатьтә "РОСТО" (ДОСААФ) техника-спорт җәмгыяте базасында автомобиль йөртүче хатын-кызлар арасында "Автоледи-2014" бәйгесе уздырыла. Гадәттәгечә ул теоретик һәм практик өлештән торачак. Быел "Мин һәм минем машинам" ("Юл хәрәкәте хәвефсезлеге" темасы буенча автомобильләрне бизәү) иҗади бәйгесе дә кертелә. Гаризалар 7-18-10, 7-17-40 телефоннары аша кабул ителә

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: